Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәмәшир авылы китапханәсендә “Хәтер сандыгы“ дигән кичә үткәрелде

Мәмәшир авылы китапханәсендә "Нур" клубы белән берлектә "Хәтер сандыгы" дигән кичә үткәрелде.

Аның максаты халкыбызның гореф-гадәтләрен искә алу, шул темага кагылышлы китапларны пропагандалауга юнәлдерелгән иде. Бүлмә кул эшләре белән бизәлде, китап күргәзмәсе оештырылды. Кичәдә катнашучылар "Карга боткасы", Сабантуй, "Сөмбелә", "Каз өмәсе", "Аулак өй" кебек милли бәйрәмнәрне искә алдылар, татар халкының тормышы чагылыш тапкан әдәби әсәрләрдән өзекләр тыңладылар, табышмаклар әйтештеләр, халык уеннарында катнаштылар, җырлар башкардылар, дип хәбәр итте китапханә мөдире Зөлфия Габдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев