Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Кыңгырау” балалар бакчасында Өлкәннәр белән очрашу үткәрелде

Илебез буенча октябрь башында Өлкәннәр көне уздырыла. Без дә "Кыңгырау" балалар бакчасы коллективы үзебездә эшләп, лаеклы ялга чыккан өлкәннәребезне чәй табыны артына кунакка чакырдык.

Бер күрешү үзе бер гомер бит,

Очрашуга сәбәп табылсын.

Бер-берләрен сагынышкан дуслар

Күрешергә монда агылсын!

Хәтер йомгакларын сүткән чакта

Искә төшә узган гомерләр.

Бергә эшләп узган һәрбер мизгел

Сәйлән булып җепкә тезелә.

Сагынырлык бит ул узган вакыт,

Бер мизгелгә йомыйк күзләрне

"Кыңгырау"ның һәрбер ишегеннән,

Эзлик әле, таныш йөзләрне.

Һәр көн саен күрешеп тормасак та,

Күп булса да, таныш белешләр,

Өстәлсә дә яңа коллегалар

Сез дә көн дә монда кебекләр!

Якты йолдыз кебек балкытасыз

Кыңгырауның шушы залларын.

Үткән гомерләрне искә алып

Бәйрәм иттек без дә бу көнне.

Хөрмәтле хезмәттәшебез Наилә Камалетдинованың чын йөрәктән матур итеп язган шигырь юллары бәйрәмебезне тагы да ямьләндерде.

Җәй буена җигелеп эшләдегез,

Гөрләп торды балалар бакчасы.

Эче-тышы чәчәк кебек булган,

Сезнең тырышлык бит барчасы.

Үзенә тартып торган бакчабызга

Килми калу һич мөмкин түгел.

Кунакка чакырган көннән бирле

Сезнең янга ашкынды күңел.

75тә ачылган бакчабызның

Яшәрүен күреп таң калдым.

Бөтен җирдә матур гына түгел,

Уңайлы да - шуңа сокландым.

Бу уңайлы, матур бакчабызда

Инде яңа үрләр яулагыз.

Гәзитләрдән укып куанабыз,

Ярышларда алда барсагыз.

"Кынгырау" балалар бакчасы коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев