Хәбәрләр

Кукмараның IТ-чемпионнары яңа смартфонлы булды

Казанның "Иннополис" университетында "IТ-чемпион" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бүләкләү тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. Районыбызның IТ-чемпионнары менә кемнәр: Адилә Низамова (күппрофильле лицей, 8 сыйныф), Алия Хәнәфина (күппрофильле лицей,...

Казанның "Иннополис" университетында "IТ-чемпион" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бүләкләү тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.

Районыбызның IТ-чемпионнары менә кемнәр: Адилә Низамова (күппрофильле лицей, 8 сыйныф), Алия Хәнәфина (күппрофильле лицей, 2 сыйныф), Гөлшат Нигъмәтуллина (күппрофильле лицей, 7 сыйныф), Дилүс Галиев (Байлангар мәктәбе, 9 сыйныф), Ләйлә Гатина (Байлангар мәктәбе, 2 сыйныф), Юлия Тимофеева (Поч.Сутер мәктәбе, 5 сыйныф). Җиңүчеләргә планшетлар һәм смартфоннар тапшырылды.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев