Кукмаралылар Киров өлкәсендә узган “Уйнагыз, гармуннар” фестивалендә катнашты
Хәбәрләр

Кукмаралылар Киров өлкәсендә узган “Уйнагыз, гармуннар” фестивалендә катнашты

Киров өлкәсенең Сосновка шәһәрендә уздырылган V төбәкара "Уйнагыз, гармуннар!" фестивалендә район мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Баламишкин" гармунчылар ансамбле, Күкшел авылы мәдәният йортының "Агымсу" гармунчылар ансамбле, Мәмәшир авылыннан Басыйр Шаяхкамов, Харис Хәлиуллин - баянчылар дуэты катнашып, диплом һәм бүләкләр алып кайттылар. Шулай ук аерым башкаручылар - Мәмәширдән Сүрия Галимуллина, Кукмарадан...

Киров өлкәсенең Сосновка шәһәрендә уздырылган V төбәкара "Уйнагыз, гармуннар!" фестивалендә район мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Баламишкин" гармунчылар ансамбле, Күкшел авылы мәдәният йортының "Агымсу" гармунчылар ансамбле, Мәмәшир авылыннан Басыйр Шаяхкамов, Харис Хәлиуллин - баянчылар дуэты катнашып, диплом һәм бүләкләр алып кайттылар. Шулай ук аерым башкаручылар - Мәмәширдән Сүрия Галимуллина, Кукмарадан Нәкыя Орловалар уңышлы чыгыш ясадылар.


Нет комментариев