Кукмарада яшәүче Бибисаймә Мортазина үзенең 90 яшьлек күркәм бәйрәмен билгеләп үтә.
Юбилярны район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде, шулай ук туган көн иясенә Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды.
"Хезмәт даны" («Трудовая слава») газетасы коллективы да Бибисаймә Низамиеваны күркәм бәйрәме белән котлый, аңа алдагы тормышында якыннарының кадер-хөрмәтен күреп, тыныч тормышта яшәвен тели.
Фото Инстаграмнан алынды
Нет комментариев