Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада ярминкә гөрләде (фотолар)

Бүген Җиңү Паркы каршындагы мәйданда мәгариф учреждениеләренең күргәзмә-ярминкәсе булды. Сәүдә рәтләре, күргәзмәләр белән район башлыгы Сергей Димитриев та танышты. Ярминкәдә балалар бакчалары, мәктәпләр үзләренең тәҗрибә участокларында үстерелгән яшелчә, җиләк-җимешләр белән сату иттеләр. ...Көзнең беренче аенда ук уздырылучы ярминкәне быел да район халкы түземсезләнеп көтеп алган иде. Шулай булмый ни -...

Бүген Җиңү Паркы каршындагы мәйданда мәгариф учреждениеләренең күргәзмә-ярминкәсе булды. Сәүдә рәтләре, күргәзмәләр белән район башлыгы Сергей Димитриев та танышты.

Ярминкәдә балалар бакчалары, мәктәпләр үзләренең тәҗрибә участокларында үстерелгән яшелчә, җиләк-җимешләр белән сату иттеләр.

...Көзнең беренче аенда ук уздырылучы ярминкәне быел да район халкы түземсезләнеп көтеп алган иде. Шулай булмый ни - үзеңә кирәкле җиләк-җимеш, яшелчәне кибет-базарныкыннан очсызрак бәягә тагын каян табасың?! Тәгәрмәчле арбалар тарткан, кулларына берсеннән-берсе зур сумкалар тоткан өлкәннәр иртән-иртүк, сәгать сигез тулганчы ук сәүдә рәтләре тирәсендә кайнашты.

Бер-бер артлы тезелеп киткән сәүдә рәтләрендә ниләр генә юк! Кишер-чөгендерең, суган-сарымсагың уңмадымы, бәрәңге уңышы аз булдымы - күңелең нинди төрдәгесен тели, барысын да ярминкәдән ал.

Күргәзмәләр, "чемпион" яшелчәләр дә халык игътибарыннан читтә калмады. Ярминкәгә килгән һәркем үзенең рәхмәт сүзләрен ирештерде. Кукмара үзешчәннәре, мәктәп укучылары тарафыннан әзерләнгән концерт та олысы-кечесенең күңеленә хуш килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев