Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада терроризмга каршы көрәш көне билгеләп үтеләчәк

(Кукмара, 2 сентябрь, "Хезмәт даны") 3 сентябрь - терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне буларак билгеләп үтеләчәк. Шул уңайдан белем бирү учреждениеләрендә, теракт актлары корбаннары истәлегенә багышлап, хокук саклау органнары һәм терроризмга каршы көрәш комиссиясе әгъзалары катнашында бердәм дәресләр үтәчәк, шушы темага карата рәсем һәм плакат конкурслары, поселокның Җиңү паркы каршындагы...

(Кукмара, 2 сентябрь, "Хезмәт даны") 3 сентябрь - терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне буларак билгеләп үтеләчәк. Шул уңайдан белем бирү учреждениеләрендә, теракт актлары корбаннары истәлегенә багышлап, хокук саклау органнары һәм терроризмга каршы көрәш комиссиясе әгъзалары катнашында бердәм дәресләр үтәчәк, шушы темага карата рәсем һәм плакат конкурслары, поселокның Җиңү паркы каршындагы мәйданда һәм авыл мәдәният йортларында яшьләр өчен тематик концерт, китапханәләрдә әңгәмәләр, китап күргәзмәләре оештырылачак. Шулай ук "Спорт терроризмга һәм экстремизмга каршы" дигән девиз астында спорт ярышлары, мәчет һәм чиркәүләрдә теракт корбаннарын искә алу һәм башка төрле чаралар үткәрү дә күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев