Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада төбәкара конкурс узды (фото)

Кукмара балалар сәнгать мәктәбендә тынлы уен коралларының "Язгы фанфара тавышлары" дигән III төбәкара конкурсы узды. Бәйге киез итек-киез комбинаты оешуга 150 ел тулуга багышланган иде. Чарада Казан, Ижау, Вятка Аланы, Кукмараның яшь талантлары көч сынашты. Жюри составында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының методик үзәк директоры Татьяна Фель, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният...

Кукмара балалар сәнгать мәктәбендә тынлы уен коралларының "Язгы фанфара тавышлары" дигән III төбәкара конкурсы узды. Бәйге киез итек-киез комбинаты оешуга 150 ел тулуга багышланган иде. Чарада Казан, Ижау, Вятка Аланы, Кукмараның яшь талантлары көч сынашты. Жюри составында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының методик үзәк директоры Татьяна Фель, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Вятка Алананы музыка мәктәбе директоры Владимир Трефилов, югары Казан танк училищесы концертмейстеры Рамил Рафиков бар иде. Яшь башкаручылар флейта, саксофон, торба, баритон, кларнет, тудауен коралларында уйнап үзләренең осталыкларын күрсәтте. Конкурста картнашучыларга Диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Җиңүчеләр исемлеге белән түбәндәге сылтама аша http://kukmor-rt.ru/ru/the-news/item/29695-v-kukmorskoy-detskoy-shkole-iskusstv-sostoyalsya-iii-mezhregionalnyiy-konkurs-duhovyih-instrumentov-vesennie-fanfaryi-fotoreportazh.html барып таныша аласыз.

Эльвира Мөбарәкшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев