Кукмарада шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды
Район Мәдәният йортында үзәк һәм балалар китапханәсе тарафыннан бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган "Тукайлы яз" дигән шигырь бәйгесе уздырылды. Анда 4 яшьтән 16 яшькә кадәрге 106 бала катнашты. Алар татар һәм рус теллләрендә Тукайның шигырьләрен, әкиятләрен сөйләделәр. Катнашучыларга урыннар дүрт төркемдә: мәктәпкәчә яшьтәге балалар, башлангыч сыйныф,...
Район Мәдәният йортында үзәк һәм балалар китапханәсе тарафыннан бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган "Тукайлы яз" дигән шигырь бәйгесе уздырылды. Анда 4 яшьтән 16 яшькә кадәрге 106 бала катнашты. Алар татар һәм рус теллләрендә Тукайның шигырьләрен, әкиятләрен сөйләделәр. Катнашучыларга урыннар дүрт төркемдә: мәктәпкәчә яшьтәге балалар, башлангыч сыйныф, 5-7 сыйныфлар, 8-9 сыйныфлар арасында билгеләнәчәк. Җиңүчеләрнең исемнәре 26 апрель - Габдулла Тукайның туган көнендә билгеле булып, аларга дипломнар тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев