Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада сайлауга килүчеләргә камыр ашлары тәкъдим ителә (фото)

(Кукмара, 18 сентябрь, "Хезмәт даны", Алсу Идрисова). Кукмараның 1669нчы номерлы сайлау участогына килүчеләр, үз тавышларын биргәннән соң, компот, кайнар чәй һәм берсеннән-берсе тәмле камыр ризыклары белән дә сыйлана ала. -Дучмак, өчпочмак, кыстыбый һәм башка камыр ризыкларыннан тыш, голубцы да тәкъдим итәбез. Барысын да ашханәдә үзебез әзерләдек. Бик яратып алалар, -...

(Кукмара, 18 сентябрь, "Хезмәт даны", Алсу Идрисова). Кукмараның 1669нчы номерлы сайлау участогына килүчеләр, үз тавышларын биргәннән соң, компот, кайнар чәй һәм берсеннән-берсе тәмле камыр ризыклары белән дә сыйлана ала.

-Дучмак, өчпочмак, кыстыбый һәм башка камыр ризыкларыннан тыш, голубцы да тәкъдим итәбез. Барысын да ашханәдә үзебез әзерләдек. Бик яратып алалар, - диләр пешекче кызлар Гөлшат һәм Нурсибә.

-Вак бәлеш, дучмак сатып алдым. Бәясе бер дә кыйммәт түгел. Өйгә кайткач гаилә белән җыелып, тәмләп чәй эчәрбез, - ди Фирдәүсә ханым. - Сайлау участогына һәрчак бәйрәмгә барган шикелле сөенеп барабыз. Сайланачак депутатлар халыкның тормышын тагын да яхшырту өчен тырышлык куярлар дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев