Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара районында сайлау участоклары ябылды

Россиядә Дәүләт Думасына җиденче чакырылышка депутатлар сайлау өчен тавыш бирү төгәлләнде. Кукмара районында 71 сайлау участогы (7се - поселокта, 64е авыл җирлекләрендә) иртәнге сәгать сигездән кичке сәгать сигезгә кадәр эшләде. Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Марсель Төхбәтуллин сүзләренә караганда, кичке сәгать алтыга районда тавыш бирү хокукына ия булган 39804 кешенең 33212се...

Россиядә Дәүләт Думасына җиденче чакырылышка депутатлар сайлау өчен тавыш бирү төгәлләнде. Кукмара районында 71 сайлау участогы (7се - поселокта, 64е авыл җирлекләрендә) иртәнге сәгать сигездән кичке сәгать сигезгә кадәр эшләде.

Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Марсель Төхбәтуллин сүзләренә караганда, кичке сәгать алтыга районда тавыш бирү хокукына ия булган 39804 кешенең 33212се кандидатлар һәм сәяси партияләр өчен үз тавышын бирергә өлгергән иде. Бу 83,44 процентны тәшкил итте.

Хәзерге вакытта тавышларны санау бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев