Хәбәрләр

Кукмарада районкүләм шигырьләр конкурсы узачак

Халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган районкүләм шигырьләр конкурсы үткәрелә. Конкурста 5-8 һәм 9-11 сыйныфларда укучылар үзләренең татар яки рус телендә иҗат иткән шигырьләре белән катнаша ала. Иҗат эшләрен 16 апрельгә кадәр мәктәптән тыш эшләр үзәгенә китерергә (адресы: Кукмара...

Халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган районкүләм шигырьләр конкурсы үткәрелә. Конкурста 5-8 һәм 9-11 сыйныфларда укучылар үзләренең татар яки рус телендә иҗат иткән шигырьләре белән катнаша ала. Иҗат эшләрен 16 апрельгә кадәр мәктәптән тыш эшләр үзәгенә китерергә (адресы: Кукмара поселогы, Муса Җәлил урамы, 2) яки электрон адреска cvr_kukmor@mail.ru җибәрергә мөмкин. Заявкада түбәндәге мәгълүматлар күрсәтелергә тиеш: катнашучының исеме, фамилиясе, атасының исеме, яше, сыйныфы, мәктәбе, шигырьнең исеме, җитәкчесенең исеме, фамилиясе, атасының исеме.


Нет комментариев