Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара районында сайлау участокларында 113 күзәтүче эшли (фото)

(Кукмара, 18 сентябрь, "Хезмәт даны", Гөлҗофар Миннеханова). Бүген, илебезнең Дәүләт Думасына депутатлар сайлау көне уңаеннан, Кукмарада иртәдән үк җанлылык сизелә: халык яхшы кәеф белән сайлау участокларына агыла. Күңелләрне күтәреп, сайлау участокларында матур көйләр, җырлар яңгырый. Кукмараның мәшгульлек үзәгендә урнашкан 1663 санлы сайлау участогында да бәйрәм рухы сизелә. Биредә тыныч атмосфера...

(Кукмара, 18 сентябрь, "Хезмәт даны", Гөлҗофар Миннеханова). Бүген, илебезнең Дәүләт Думасына депутатлар сайлау көне уңаеннан, Кукмарада иртәдән үк җанлылык сизелә: халык яхшы кәеф белән сайлау участокларына агыла. Күңелләрне күтәреп, сайлау участокларында матур көйләр, җырлар яңгырый. Кукмараның мәшгульлек үзәгендә урнашкан 1663 санлы сайлау участогында да бәйрәм рухы сизелә. Биредә тыныч атмосфера күзәтелә, сайлау участогы комиссиясе рәисе Лилия Каюмованың әйтүенә караганда, тәртип бозучылар булмаган. Тәртипне бер полиция хезмәткәре саклый. Янгын куркынычсызлыгы бүлегеннән бер хезмәткәр дә билгеләнгән. Төрле партияләрдән 4 күзәтүче бар.

Сайлаучы пенсионер Валентина Борисова инде участок ачылганчы ук килеп җиткән, иң беренче булып тавыш бирүче дә ул булган. Аңа бүләккә матур кружка бирелгән.

-Мин мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызны туплаган "Аргамак" командасында күп еллар шөгыльләнәм, ярышларда уңышлы катнашам, әле бергәләп Грант хисабына Сочига сәяхәт кылдык. Актив тормыш рәвеше алып бару өчен районда һәм республикада барлык мөмкинлекләр бар.Бүгенге көннән бик канәгатьмен. Тормыш тагын да яхшырсын өчен тавыш бирдем,- диде ул.

Гомерләрендә беренче тапкыр сайлауда катнашучы 13 яшь егет-кызларга да бүләкләр әзерләнгән. Участокка гаиләләре белән дә килүчеләр бар. Ирле-хатынлы Федоренколар сайлау участогына ике уллары белән килгән. Һәр сайлауларда бергәләп катнаша икән алар.

15.00 сәгатькә биредә сайлауга хокукы булган 1014 кешенең 721е тавыш биргән.

Район үзәк сайлаукомиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда сайлауга хокукы булган 39790 кешенең 27268е, ягъни 68,5 проценты тавыш биргән. Сайлау участокларында 113 күзәтүче эшли, күпчелеге "Бердәм Россия" партиясеннән һәм кандидатларыннан, берничәсе - КПРФ партиясеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев