Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара сайлаучылары: “Без бердәм булганда, Татарстан көчле булачак”

Зур Кукмара авыл җирлеге дүрт авылны берләштерә, барлыгы 906 хуҗалык исәпләнә, 2980 кеше яши. Ә Зур Кукмараның үзендә генә дә 604 хуҗалык бар. Сайлаучылар саны күп булганлыктан, бу авылда берьюлы ике сайлау участогы эшли. Авыл мәдәният йортына урнашкан 1672 номерлы сайлау участогына килеп кергәндә сайлаучыларның бер-берсен: "Бәйрәм белән", - дип...

Зур Кукмара авыл җирлеге дүрт авылны берләштерә, барлыгы 906 хуҗалык исәпләнә, 2980 кеше яши. Ә Зур Кукмараның үзендә генә дә 604 хуҗалык бар. Сайлаучылар саны күп булганлыктан, бу авылда берьюлы ике сайлау участогы эшли.

Авыл мәдәният йортына урнашкан 1672 номерлы сайлау участогына килеп кергәндә сайлаучыларның бер-берсен: "Бәйрәм белән", - дип сәламләгәннәре колакка чалынды. Әйе, чынлап та, биредә бәйрәм рухы: халыкның күңеле шат, тирә-юньдә яңгырап торган бию көйләре үзеннән-үзе йөрәкне җилкендерә. Участоктагы сайлаучылар бигрәк актив, бюллетеньнәрне алырга хәтта чират та барлыкка килгән.

-Бүгенге иң беренче сайлаучыбыз - Рудник авылда яшәүче, район үзәк дәваханәсендә эшләүче Сәрия апа Исламова булды, - ди сайлау участогы рәисе Рүзия Хәнәфиева. - Сменалы эштән кайтышы иде, сайлау участогы ачылырга биш минут калганлыктан, көтеп тә торды әле. Сайлаучылар актив, ишекнең ябылып торганы да юк, дисәң була. Быел сайлау исемлегенә беренче тапкыр сайлаучы буларак 20 егет һәм кыз кертелде. Аларның дүртесе 18 сентябрьдә районда була алмаячакларын хәбәр итеп, алдан килеп "открепительный" кәгазьләр алып китте.

Озак еллар район үзәк дәваханәсендә акушер-гинеколог булып эшләгән, районыбызда яшәүче бик күп хатын-кызларны әни булу шатлыгы бүләк иткән хезмәт ветераны, 75 яшьлек Нурия ханым Гарипова белән бик теләп аралаштык.

-Ара ерак дип тормадым, сайлау участогына җәяүләп килдем, -дип сүзен башлады ул. -Бюллетеньнәрне алгач, иң элек яхшылап танышып чыктым һәм үзем теләгән кандидатурага тавыш бирдем. Дәүләт Думасында үзебезнең Татарстаныбыздан күбрәк депутатлар булса, республикабыз өчен шуның кадәр яхшырак булачак бит. Чөнки районыбызда, республикабызны алга җибәрүдә Дәүләт Думасында хезмәт куючы ватандашлар зур этәргеч бирә. Без бердәм булганда, Татарстан көчле булачак.

Лилия Нургалиева тексты һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев