Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара прокуратурасы законсыз рәсмиләштерелгән 10 җир кишәрлеген районга кайтарган

Чарлы авыл җирлеге башкарма комитетының элекке җитәкчесе Николай Козлов ялган юл белән танышына җир рәсмиләштерүдә гаепле табылган. (Казан, 12 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Кукмара районы прокуратурасы законсыз төстә йолып алынган җир участокларын суд аркылы муниципаль милеккә кайтаруга ирешкән. Кукмара районы прокуроры Ришат Шакиров "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә быел барлыгы 10 җир...

Чарлы авыл җирлеге башкарма комитетының элекке җитәкчесе Николай Козлов ялган юл белән танышына җир рәсмиләштерүдә гаепле табылган.

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Кукмара районы прокуратурасы законсыз төстә йолып алынган җир участокларын суд аркылы муниципаль милеккә кайтаруга ирешкән. Кукмара районы прокуроры Ришат Шакиров "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә быел барлыгы 10 җир биләмәсенең кире үз хуҗасына кайтарылуын әйтте.

"Без урланган җир биләмәләрен кире кайтаруга зур игътибар юнәлтәбез", - дип белдерде ул.

Чарлы авылы

Соңгы кайтарылган участокларның берсе Чарлы авыл җирлегендә. 2015 нче елның 25 апрелендә Чарлы авыл җирлеге башкарма комитетының элекке җитәкчесе Николай Козловка карата чыккан суд хөкеме законлы көченә кергән. Козлов бу җинаяте өчен 1 елга сынау срогы белән шартлы төстә 1 ел 3 айга ирегеннән мәхрүм ителгән булган. Бүгенге көндә ул шул җәзаны үти.

Козлов вазифаи вәкаләтләреннән законсыз файдалануда гаепле табылган. 2007 нче елның ноябрендә ул хуҗалык китабыннан ялган язма кертә - бер кешенең Кукмара районы Плаксиха авылында 2286 кв. м җир биләмәсе булачак дигән өземтә ясый. Шушы документ нигезендә авыл кешесе бу җир кишәрлеген үзенеке итеп рәсмиләштерә. Закон нигезендә бу җир участогы бары тик аукцион нигезендә генә сатылырга тиеш.

Нәтиҗәдә, җир биләмәсе муниципаль милектән законсыз йолып алынган. Муниципалитетка 158 мең сум күләмендә зыян китерелгән.

"Без хуҗалык эшләре китабындагы язуларны һәм аннан өземтәләрне дөрес түгел дип тану һәм 22 сутый җирне муниципаль милек карамагына тапшыру таләбе белән судка мөрәҗәгать иттек", - дип белдерде Ришат Шакиров.

Прокурорның дәгъва таләпләре тулы күләмдә канәгатьләндерелгән. Участок бәясенең 158 мең сум гына бәяләвен Ришат Шакиров сумманың бүгенге көн вазгыятенә туры килмәвен искәртеп, зыян күләменең милекне ялган юл белән рәсмиләштергән вакытка карап билгеләнүе белән аңлатты.

Ришат Шакиров 2016 ел дәвамында районда барлыгы 10 участок (шушы участокны да исәпкә алып) кире хуҗасы мөлкәтенә кайтарылуын белдерде. "Алар, нигездә, 2007-2008 нче елларда үзләштерелгән Зур Кукмара авыл җирлеге биләмәсендәге җирләр. 9 биләмәнең мәйданы 10 мең кв. м дан артык. Аларның тугызы участок рәвешендә кире кайтарылды. Тагын берсендә корылма төзелгәнлектән, сатып алучыдан участокны тартып алмадык, чөнки ул инде анда тормыш алып бара. Муниципалитетка шушы участокның бәясен - 286 мең сумны кайтарттырдык", - диде прокурор.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев