Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кукмара мәдрәсәсендә Шиһабетдин Мәрҗанине искә алдылар

Галимгә багышланган вәгазьләр сөйләнде, соңыннан вәгазь эчтәлегенә бәйле викторина үткәрелде

16 гыйнвар көнне, мәшһүр татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 яшьлек юбилее билгеләп үтелгән көндә, Кукмара мәдрәсәсендә махсус чаралар оештырылды.

Башлангыч бүлектә укучы хатын-кызлар һәм һөнәри бүлектә белем алучы ир-егетләр төркемнәрендә галимгә багышланган вәгазьләр сөйләнде, соңыннан вәгазь эчтәлегенә бәйле викторина үткәрелде. Мәдрәсә мөгаллимнәре Рифат хәзрәт Ибраһимов һәм Рузилә абыстай Мәҗитова сөйләгән вәгазь проектор аша күрсәтелгән фотослайдлар белән үрелеп барды. Мөгаллимнәр җиткергән мәгълүматны шәкертләр зур игътибар белән тыңлап, викторинада актив катнаштылар, барлык сорауларга да җавап бирә алдылар.

Ир-егетләр арасында призлы урыннарга лаек булдылар: I - Алмаз Вәлиев; II - Рәмис Фәйзрахманов; III - Заһит Сафин. Хатын-кызлар арасында: I - Ләбибә Талипова; II - Зөбәйдә Идиятуллина; III - Асия Җиһаншина. Аларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Хатын-кыз төркемнәре инициативасы белән Мәрҗани хәзрәтләренең күркәм юбилеена багышлап, мәдрәсәдә чәй мәҗлесе дә оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев