Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара мәдрәсәсе укырга чакыра

Кукмара мәдрәсәсе 2016 - 2017 уку елына укучылар кабул итә. Яңа уку елында мәдрәсә ике юнәлештә дини белем бирәчәк. Һөнәри бүлеккә керүчеләр Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бирелгән Лицензия нигезендә имам-хатыйп һәм ислам нигезләре мөгаллиме белгечлекләрен үзләштерә алачак. Көндезге бүлеккә 9 һәм 11 сыйныф тәмамлаган егетләр кабул ителә. Уку атнага...

Кукмара мәдрәсәсе 2016 - 2017 уку елына укучылар кабул итә. Яңа уку елында мәдрәсә ике юнәлештә дини белем бирәчәк. Һөнәри бүлеккә керүчеләр Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бирелгән Лицензия нигезендә имам-хатыйп һәм ислам нигезләре мөгаллиме белгечлекләрен үзләштерә алачак.

Көндезге бүлеккә 9 һәм 11 сыйныф тәмамлаган егетләр кабул ителә. Уку атнага 5 көн (дүшәмбедән җомгага кадәр). Шәкертләргә айлык стипендия түләнә. Уку елы нәтиҗәләре буенча яхшы укучыларга акчалата еллык грант бирелә. Көндезге бүлектә уку вакыты 3 ел. Мәдрәсәгә документларны тапшыру - 1 августтан 14 сентябрьга кадәр. Укулар 15 сентябрьдән башлана.

Кичке бүлеккә урта яки югары белемле ирләр һәм хатын-кызлар кабул ителә. Әлеге бүлектә уку вакыты - 4 ел. 26 сентябрьдә башланачак дәресләр атнага 2-3 көн үткәреләчәк.

Башлангыч бүлек үз эшен гадәттәгечә дәвам итә. Анда ислам дине нигезләрен өйрәнергә теләүче олылар (яшь чикләнмәгән) һәм балалар (11-12 яшьтән) кабул ителә. Дәресләр атнага 1-2 көн үткәрелә. Уку вакыты - 3 ел.

Кичке һәм башлангыч бүлекләргә документларны тапшыру - сентябрь ахырына кадәр.

Кирәкле документлар:

Гариза һәм шәхси мәгълүматны туплаган анкета (мәдрәсәдә бирелә торган бланклар буенча); паспорт күчерелмәсе (якшәмбе мәктәбенә укырга керүче балалар өчен - туу турындагы таныклыкның күчерелмәсе); ахыргы дөньяви белем турындагы таныклык (диплом) күчерелмәсе; 3х4 зурлыгындагы 2 фоторәсем (хатын-кызлар яулыктан).

Абитуриентлар әңгәмә һәм тапшырылган документлар нигезендә мәдрәсәгә кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев