Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Кукмара кышы – 2017” татар җыры фестивале башлана

Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе һәм "Салават күпере" иҗат берләшмәсе "Кукмара кышы" татар җыры-фестиваль-конкурсы үткәрелә башлауга 25 ел тулуга багышлап узачак фестивальнең нигезләмәсен расладылар.

Быелгы фестивальдә моңа кадәр узган конкурсларда Гран-при бүләгенә яки I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булмаган 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге аерым җырчылар һәм ансамбльләр катнаша алалар. Конкурста катнашучылар татар телендә үзләре сайлаган бер җыр һәм районыбызда туып-үскән композиторларның бер җырын башкарырга тиешләр (аларның тәкъдим ителүче исемлеген 2-63-34 (РДК) телефонына шалтыратып белешергә мөмкин).

Фестиваль-конкурс ике турда үткәрелә.

Конкурсны үткәрү графигы

I сайлап алу туры :

2017 елның 14 декабрендә Манзарас авылы мәдәният йорты сәхнәсендә.

2017 елның 15 декабрендә Зур Сәрдек авылы мәдәният йорты сәхнәсендә.

Сайлап алу турларының концертлары 19.00 сәгатьтә башлана.

Кукмара шәһәрендә яшәүчеләр конкурсның сайлап алу турына Манзарас мәдәният йортына чакырылалар.

Конкурста катнашырга теләүчеләрдән заявкалар 2-63-34 (РДК) телефоны буенча алына.

II йомгаклау туры (финал ) - Гала-концерт 2018 елның 26 гыйнварында район Мәдәният йорты сәхнәсендә.

27 гыйнвар - Быелгы һәм узган еллардагы фестивальләрдә катнашучылар катнашында "Кукмара кышы" татар җыры фестивале башлануның 25 еллыгына багышланган бәйрәм концерты.

"Кукмара кышы-2017" фестиваль-конкурсының җиңүчеләренә Оештыру комитеты һәм иганәчеләр тарафыннан булдырылган бүләкләр тапшырылачак.

Фестивальнең мәгълүмати иганәчеләре "Хезмәт даны" газетасы, http://kukmor-rt.ru/ "Наш Кукмор" сайтлары.

6+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев