Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кукмара “Чиста шәһәр” оешмасы, юл төзү-ремонтлау участогы бердәм булып юларны чыстартуга чыкты

Ниһаять, соры, караңгы көзге көннәрдән соң, җир өстенә зарыгып көткән кар яуды. Бар җиһан аклыкка төренде, күңелләр дә яктырып китте. Иртәне, һич уфтанмыйча, кар көрәү һәм себерүдән башладык. Кул-аяк буыннарын язып җибәрү өчен бик әйбәт физик күнегү ул. Урамда инде, чырык-чырык көлешеп, чана тарткан, кар көртләренә чумып йөргән нәни балалар...

Ә менә юл, урам чистартучылар өчен кар яву - зур мәшәкать. "Чиста шәһәр" оешмасының барлык техникасы, хезмәткәрләре, инде якшәмбедән башлап, шәһәребез урамнарында. Таң йокыларын калдырып, юлларны кардан арындыру белән мәшгульләр. Дүшәмбе көнне, ягъни 4 декабрьдә эшкә килүгә, телефоннан шалтыратып, хәлләрен белештек.

-Кичә дә, бүген дә төнге сәгать икедә чыктык, - диде өлкән мастер Рәфисә Хаҗиәхмәтова. - Дүрт МТЗ тракторы, себерә, ком сибә торган КДМ машинасы, дүрт КамАЗ автомобиле, юлларны кырдыра торган ике грейдер, ике - мини һәм ике зур төягечләр эшли. Көрәкләр тотып, ун эшче ярдәм итә. Иң элек эшне билгеләнгән маршрут буенча башкарабыз, ә инде иртәнге сәгать сигездән калган барлык урамнарны чистартырга керешәбез. Кар өемнәрен шәһәрдән читкә чыгарырга да тотындык. Җепшек кар, билгеле булганча, юлларда бозлавык хасил булуга китерә. Моңа каршы көрәшү өчен бер мең тонна комлы-тозлы катнашма әзерләнде.

Кукмара юл төзү-ремонтлау участогында да кышка әзер булуларын белдерделәр. Биредә дә вакыт белән исәпләшеп тормыйлар: иртәнге сәгать дүрттә инде барчасы аяк өстендә икән.

-Кичәдән үк дүрт КДМ машинасы, ике грейдер, өч МТЗ тракторы районның барлык тарафларындагы юлларны кардан чистартуда эшли, - дигән җавап алдык диспетчердан.

Авылларда эшләр ничек тора икән - бу хакта да сорашырга булдык.

-Федераль әһәмияттәге үзәк урам юлын Кукмара юл төзү-ремонтлау участогы техникасы чистартып китте инде, - диде Өркеш авыл җирлеге башлыгы Альбина Әгъләмова. - Ә авыл эчендәге урам-тыкрыкларны көртләрдән ачарга "Дружба" агрофирмасы трактор белән ярдәм итә. Кар әлегә таптап тыгызланырлык кына яуды, техника таләп ителми.

Важашур авыл җирлеге башлыгы Петр Иванов та шул сүзләрне раслады:

-Авылда кар әле күп түгел. Урамнарны чистарту өчен техника белән "Тукай" агрофирмасы булышачак, бу хакта инде килешү төзелгән. К-700 яки МТЗ тракторы бирергә вәгъдә иттеләр.

Мамыктай кар ява да ява. Инде җиргә ныклап ятсын, эреп бетә күрмәсен, юкса, һава торышы тотрыклы түгел бит хәзер. Кыш барыбер үзенекен итәр: алда безне күз ачкысыз бураннар, биек кар көртләре көтә. Димәк, юлчыларның, "Чиста шәһәр" оешмасының һәм үз йорты белән яшәүчеләрнең алда эшләре күп әле.

Эльвира Мөбарәкшинә фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев