Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казан яңа купюралар өчен символлар конкурсында беренче урынга чыкты

Татарстан башкаласы 157 мең 322 тавыш җыйган, шулай итеп төп көндәшләре саналган Севастопольне һәм Сочины узган. Казан Россия Үзәк банкының 200 һәм 2000 сумлык номиналлы яңа купюралар өчен символлар конкурсында беренче урынга чыкты. Тавыш бирү бара торган сайттагы мәгълүматлар буенча Татарстан башкаласы 157 мең 322 тавыш җыйган, шулай итеп төп...

Татарстан башкаласы 157 мең 322 тавыш җыйган, шулай итеп төп көндәшләре саналган Севастопольне һәм Сочины узган.

Казан Россия Үзәк банкының 200 һәм 2000 сумлык номиналлы яңа купюралар өчен символлар конкурсында беренче урынга чыкты. Тавыш бирү бара торган сайттагы мәгълүматлар буенча Татарстан башкаласы 157 мең 322 тавыш җыйган, шулай итеп төп көндәше Севастопольне узган.

21 сентябрь иртәсенә булган мәгълүматлар буенча, Севастополь 155 мең 98 тавыш җыеп икенче урында. Шулай ук лидерлар өчлегендә - Сочи (153 мең 364 тавыш). Искәртеп үтик: конкурста Татарстан башкаласы символлары буларак Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Казан Кремле катнаша.

Конкурс нәтиҗәләре буенча ике шәһәрне сайлап алырлар дип көтелә. Аннары Россия Үзәк банкы мөстәкыйль рәвештә купюра номиналын - 200 яки 2000 сум билгеләячәк. Конкурс 7 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Тавыш бирү твоя-россия.рф.сайтында уза.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев