Иртәгә - инглиз теле һәм физикадан БДИ
Районыбыз мәктәпләрендә Бердәм дәүләт имтиханнары дәвам итә. 496 егет-кыз (474 - быелгы чыгарылыш укучысы, 14 - кичке мәктәп, 4 - узган елгы чыгарылыш) рус теленнән, 490 бала (473 - быелгы чыгарылыш, 15 - кичке мәктәп, 2 - узган елгы чыгарылыш) математикадан сынау тапшырды. Шулай ук сайлап алу фәннәре - тарих,...
Районыбыз мәктәпләрендә Бердәм дәүләт имтиханнары дәвам итә. 496 егет-кыз (474 - быелгы чыгарылыш укучысы, 14 - кичке мәктәп, 4 - узган елгы чыгарылыш) рус теленнән, 490 бала (473 - быелгы чыгарылыш, 15 - кичке мәктәп, 2 - узган елгы чыгарылыш) математикадан сынау тапшырды. Шулай ук сайлап алу фәннәре - тарих, информатика, биологиядән дә имтиханнар артта калды.
Иртәгә, 6 июньдә укучылар инглиз теле һәм физикадан БДИ тапшыра. График нигезендә 10 июньдә - химия, биология, 13 июньдә география әдәбияттан сынау бирү каралган.
фото: http://h.ua/story/377541/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев