Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Халык контроле”нә Кукмарадан 425 хәбәр теркәлгән

Кукмаралылар "Халык контроле" дәүләт мәгълүмати системасыннан уңышлы файдаланалар. Әлеге система ярдәмендә һәркем үзенең моң-зарларын, теләк-тәкъдимнәрен, проблемаларын төрле ведомстволарга җиткерә, он-лайн режимда аларның үтәлешен күзәтә, башкалар калдырган гаризаларга "ошый" (ошамый) тамгасын куя, ведомстволар чыгарган карарларны бәяли ала. Иң мөһиме: бер генә сорау да игътибардан читтә калмый, тиз арада ярдәм итәргә тырышалар....

Кукмаралылар "Халык контроле" дәүләт мәгълүмати системасыннан уңышлы файдаланалар. Әлеге система ярдәмендә һәркем үзенең моң-зарларын, теләк-тәкъдимнәрен, проблемаларын төрле ведомстволарга җиткерә, он-лайн режимда аларның үтәлешен күзәтә, башкалар калдырган гаризаларга "ошый" (ошамый) тамгасын куя, ведомстволар чыгарган карарларны бәяли ала. Иң мөһиме: бер генә сорау да игътибардан читтә калмый, тиз арада ярдәм итәргә тырышалар.

"Халык контроле" системасының эшләү статистикасы белән һәрдаим танышып барырга мөмкин. Бүгенге көнгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, сайтка безнең районнан 425 хәбәр теркәлгән. Шуларның 361е хәл ителгән, 56сы планлаштырылган, 2се хәл ителү стадиясендә.

Район халкын борчыган төп мәсьәләләр булып түбәндәгеләр тора:

-территорияне төзекләндерү (158 гариза)

-юл хәрәкәтен оештыру (109 гариза),

-муниципаль юлларның торышы һәм ремонт (70 гариза)

-тышкы реклама кагыйдәләрен бозу (26 гариза)

-кәрәзле элемтә (16 гариза)

-поликлиника, дәваханә (7 гариза)

-уңайлы мохит, җәмәгать транспорты (3әр гариза)

-су, балалар бакчасы, торак-коммуналь хуҗалыгы, капиталь ремонт, сәүдә кагыйдәләрен бозу, федераль юлларның торышы һәр ремонт (2шәр гариза)

-парк һәм скверлар, почта, спорт объектларының эше, авыл хуҗалыгы өлкәсе (1әр гариза).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев