Татар Толлысы авылы мәдәният йортында "Көттермәсәк иде әнкәйләрне..." дигән әдәби-музыкаль кичә булды.
Ерак араларны якын итеп күршеләребез Кәркәүч авылыннан Әлфия Газизуллина, Фазыл Хадиев, Салтык-Ерыклы авылыннан "Сылукай" бию ансамбле кызлары да бәйрәм белән котлап килгәннәр иде.
Олы җанлы әнкәйләребез безгә һәрчак изге догада яшиләр. Шуңа күрә дә иң җылы яктылык әнкәйләрдән сирпелә. Ул яктылык безне җылыта, юл күрсәтә. Сүндермик без ул яктылыкны. Күз карасы кебек саклыйк! Мәрхәмәтле һәм шәфкатьле булыйк!
Гөлнара ХӘСӘНОВА






«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев