Сәрдекбаш авылы китапханәчесе Гөлназ Нәбиева балалар бакчасында Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан "Батырлык"дәресе үткәрде.
Балаларга Муса Җәлилнең тормыш юлы, батырлыгы турында сөйләде. Алынган белем һәм күнекмәләрне ныгыту максатыннан биремнәр бирде. Балалар шагыйрьнең портретыннан ясалган пазл, хәрефләрдән исемен төзеделәр. Аннан соң балалар өчен "Куркак куян","Карак песи"кебек шигырьләре укылды, китапларына күзәтү ясалды. Соңыннан балаларга бүләкләр бирелде, дип хәбәр итте Гөлназ Нәбиева.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев