Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фото: Кукмарада – Арча кунаклары

Мөбарәк Рабигуль-әүвәл аенда Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.с.) туган көне уңаеннан үткәрелүче чараларның берсе Зур Кукмара авылы клубында үтте.

Арчадан килгән бер төркем дин әһелләре бик тә мәгънәле чыгыш ясап, сира вакыйгалары буенча "сәяхәт" кылды, Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.г.в.с.) багышланган дини шигырьләр, мөнәҗәтләр башкарды. Арча районы имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев җитәкчелегендәге иҗат төркеменә керүче абыстай-мөгаллимәләр, яшь имам-хатыйп Равил хәзрәт Ибраһимовларның чыгышы югары дәрәҗәдә зәвыклы, оста вә мәгънәле булды. Бай эчтәлекле программа тәмамлангач, тамашачылар өчен (ә алар йөздән артык иде) Мәүлид ән-Нәби белән бәйле викторина үткәрелде, сорауларга дөрес җавап бирүчеләргә китаплар тапшырылды. Район мөхтәсибәте чакыруы буенча Арча кунаклары Кукмара мәдрәсәсендә булдылар. Мәдрәсә мөдире Ришат хәзрәт Курамшин аларны мәдрәсә эшчәнлеге белән таныштырды, бина буенча экскурсия үткәрде. Ике район вәкилләре дә мондый күркәм чаралар киләчәктә әле тагын үткәрелер дип килешеп саубуллаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев