Үткән атнада Кукмара 3нче урта мәктәбендә тәм-том ярминкәсе үткәрелде. Мәктәп ишегеннән килеп керүгә үк борыннарны тәмле ризык һәм баллы лимонад исе кытыклады.
Ярминкәдә ата-аналар да, укучылар үзләре дә актив катнаштылар. Һәрбер сыйныф үзенең "сату" ноктасын матуррак һәм башкалардан үзгәрәк итеп бизәргә тырышты. Ассортимент бик бай иде: камыр әйберләре, пирожныйлар, вафли, тортлар һәм башкалар. Бу көнне ярминкәдән бер генә кеше дә буш кул белән кайтып китмәде. Ул чын мәгънәсендә тәмле һәм баллы булды.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев