Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әфганчылар очрашты(+фото)

Ел саен районыбызда кайнар нокталарда үзләренең хәрби бурычларын үтәгән якташларыбыз белән очрашу уздырыла. Бүген дә сугышчы-интернационалистларны искә алу көне уңаеннан хәрби хәрәкәтләр ветераннары Җиңү паркы каршындагы мәйданга җыйналды. Алар Стелага венок куеп, сугыш кырында башларын салган солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Безнең яклардан Әфган җирендә 160 егет хезмәт...

Ел саен районыбызда кайнар нокталарда үзләренең хәрби бурычларын үтәгән якташларыбыз белән очрашу уздырыла. Бүген дә сугышчы-интернационалистларны искә алу көне уңаеннан хәрби хәрәкәтләр ветераннары Җиңү паркы каршындагы мәйданга җыйналды. Алар Стелага венок куеп, сугыш кырында башларын салган солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Безнең яклардан Әфган җирендә 160 егет хезмәт итеп, аларның дүртесе туган нигезләренә исән-сау әйләнеп кайта алмаган.

Очрашу 4нче урта мәктәптә дәвам итте. Кунакларны шарлар тотып, мәктәп укучылары каршы алды. Әфганчылар өчен мәктәп музеена, шулай ук авиатренажер кабинетына экскурсияләр оештырылган иде. Спортзалда исә "Яшь патриот" берләшмәсе, каратистлар, яшь туристларның чыгышлары беркемне дә битараф калдырмады, кунаклар үзләре дә автомат сүтеп-коруда көч сынаша алды. Чараның тантаналы өлеше актлар залында булды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин:

-Бөек Ватан сугышы ветераннарының сафы елдан-ел сирәгәя, шуңа күрә укучылар белән, яшьләр белән сез дә ешрак очрашыгыз. Балаларга патриотик тәрбия кирәк, алар тарихны белеп, аңлап үсәргә тиеш, - диде. - Ил алдындагы хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт, исән-сау, бердәм булып тату, матур яшик.

Татарстан Республикасы каршындагы сугыш хәрәкәте ветераннары координацион советының территориаль җитәкчесе Игорь Грачев исә ветераннарны хөрмәт итеп шундый күләмле чаралар оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев