“ДОБРОПЕК” пекарнясынында сатып алучы һәрвакыт хаклы
9 февральдә сәгать 11.00дә Нур Баян урамы 42нче йорт адресы буенча тантаналы рәвештә "ДОБРОПЕК" пекарнясы ачылачак. Бәйрәм барышында конкурслар, викторина, музыка һәм призлар булачак. Безнең компаниябез "ДОБРОПЕК" дип атала. Әлеге исем инде XVIII гасыр ахырында ук, тәмле ризыклар пешереп, кешеләргә шул ризыклары аша игелек таратучы икмәк пешерүче белән бәйле. Ул...
9 февральдә сәгать 11.00дә Нур Баян урамы 42нче йорт адресы буенча тантаналы рәвештә "ДОБРОПЕК" пекарнясы ачылачак. Бәйрәм барышында конкурслар, викторина, музыка һәм призлар булачак.
Безнең компаниябез "ДОБРОПЕК" дип атала.
Әлеге исем инде XVIII гасыр ахырында ук, тәмле ризыклар пешереп, кешеләргә шул ризыклары аша игелек таратучы икмәк пешерүче белән бәйле. Ул көне-төне эшләгән, ял итәргә дә вакыты булмаган. Аның пешергән ризыкларын алырга дип, бик ерак җирләрдән килә торган булганнар, аларны ашаган кешеләрнең сәламәтлеге ныгыган, көчләре арткан. Икмәк пешерүче берәүне дә кире какмаган, шуңа күрә аны "яхшылык өләшүче" "Добропек" дип йөрткәннәр.
Компаниянең тарихы 2013 елның декабренә барып тоташа. Ул елны Казанда үзебезнең беренче шәхси пекарнябызны булдырдык. Бизнесыбыз уңышлы булып чыкты һәм без 2014 елны - 6, ә 2015 елны инде 20 пекарня ачтык. 2017 елның июненә безнең Казан, Чебоксар, Йошкар-Ола кебек шәһәрләрдә һәм якын-тирә районнарда 96 пекарнябыз бар иде инде. 2017 елның ахырына барлыгы 1300 кеше эш белән тәэмин ителде. Хәзерге вакытта Россия буенча 120 "Добропек" пекарнясы эшләп килә.
Бизнесыбыз нидән тора соң?
Без үзебезнең клиентларга яңа пешерелгән икмәк, пирог, арзан бәядән пешкән ризыклар гына түгел, кондитер эшләнмәләре (10 төрле торт, 9 төрле пирожный, 8 төрле печенье, прәннек, 2 төрле кекс, 2 төрле эклер, чәкчәк, кош теле кебек милли ризыклар), кулдан эшләнгән ярымфабрикатлар (кәтлит, купаты, манты, пилмән, вареники, тефтели, фрикадельки), ике төрле токмач җитештерәбез. Эконом һәм түбән урта сегментта эшлибез, шуңа да аудиториябез бик зур. Җитештерү цехының пекарня эчендә урнашкан булуы клиентларга яңа пешеп чыккан, кайнар ризык тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә. Пешергән ризыклар арасыннан клиентларыбызга һәрвакыт үзе теләгәнен сайлап алу мөмкинлеге булдырылган. Бездә шулай ук бәйрәм белән бәйле акцияләр дә үткәрелә. Продукциягә заказ кабул итү бик уңайлы итеп оештырылган. Пекарняларыбызда зур пирогларга да, кечкенә һәм зур тортларга да, төрле зурлыкта пешерелгән ризыкларга да заказ бирергә мөмкин.
Реклама хокукларында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев