Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Билгесез мәетне ачыклауда ярдәм итүегез сорала

Район эчке эшләр бүлеге тарафыннан билгесез, скелетка әйләнгән мәетнең шәхесе ачыклана.

60 яшьләрдәге хатын-кыз булырга охшаган. Мәет 30 майда, 10 сәгать 15 минут тирәсендә Нормабаш авылы янәшәсендәге агачлык полосасында табылган.

Билгеләре: буе уртача, 147 сантиметр, чәчләре каштан төсендә, сирәк, буялган, 38 үлчәмле аяк киеме, тешләре юк.

Киемнәре: эчке киеме - кызыл төстәге майка, алсу төстәге киҗе-мамык кофта яки водолазка, эре итеп бәйләнгән аксыл көрән төстәге җылы кофта (капчыклык тукымага охшаган), зәңгәр төстәге ботак сурәләре төшерелгән ак төстәге панталон, кара төстәге җылы колготкалар, кара төстәге җылы носкилар, эче ясалма мехлы, замоклы сапожкалар, 38 үлчәмле, 2 сантиметр чамасы үкчәле. Үзе белән берни юк.

Мәетнең шәхесе ачыкланган яки нинди дә булса мәгълүмат алынган очракта район эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүегезне сорыйбыз. Адресы: Кукмара шәһәре, Октябрь урамы, 1йорт. Яки 02, 2-70-80 телефоннары аша хәбәр итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев