Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Берәүләр шашлык кыздырганда сарай белән кибетне яндырган (ФОТО)

Кичә төнге 12 тулып киткәч янгын часте диспетчерына Арча районы Яңа Кенәр авылында янгын чыгуы турында хәбәр килгән, дип белдерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Һәлакәт урынына Арча янгын сагы гарнизоны янгын сүндерүчеләр килгән. Алар 60 кв.метр мәйданлы бер катлы ташландык сарай һәм...

Кичә төнге 12 тулып киткәч янгын часте диспетчерына Арча районы Яңа Кенәр авылында янгын чыгуы турында хәбәр килгән, дип белдерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Һәлакәт урынына Арча янгын сагы гарнизоны янгын сүндерүчеләр килгән. Алар 60 кв.метр мәйданлы бер катлы ташландык сарай һәм 120 кв.метрлы беркатлы кибет януын күргән.

«Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр иткәнчә, авылда яшәүчеләр компаниясе ташландык сарай янында шашлык кыздырырга булган. Күпмедер вакыттан соң ташландык корылма яна башлагач, аннары ут авыл кибете түбәсенә күчкән.

Беренче янгын сүндерүчеләр килеп 40 минут узгач, янгын сүндерелгән. Нәтиҗәдә сарай тулысынча янып беткән, ә кибетнең түбәсе янган. Якынча мәгълүматлар буенча, янгын 700 мең сумлык зыян салган.

Хәзер тикшерүчеләр янгын чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.

Светлана БЕЛОВА
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев