Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бер күрдем дә, сиңа гашыйк булдым, миңа гына насыйп ярдыр, дип

Үз насыйбыңны, үзеңә тиң ярны табу зур бәхеттер ул. Икең бергә җигелеп тормыш йөген тартканда, шатлыкны да, борчуны да уртак итеп күтәргәндә генә гаилә нигезе нык, аның киләчәге ышанычлы була. Әмма һәркемнең холкы төрле: берәүләр гомере буе тормыш юлдашына карата мәхәббәтен аңлатып яшәргә уңайсызланса, икенчеләре хисләрен көн саен, сәгать саен...

Үз насыйбыңны, үзеңә тиң ярны табу зур бәхеттер ул. Икең бергә җигелеп тормыш йөген тартканда, шатлыкны да, борчуны да уртак итеп күтәргәндә генә гаилә нигезе нык, аның киләчәге ышанычлы була. Әмма һәркемнең холкы төрле: берәүләр гомере буе тормыш юлдашына карата мәхәббәтен аңлатып яшәргә уңайсызланса, икенчеләре хисләрен көн саен, сәгать саен белдерергә әзер.

14 февраль - Гашыйклар көне уңаеннан газетабыз битләрендә сөйгән ярларын бәйрәм белән котларга, аларга мәхәббәтләрен аңлатырга, хисләрен белдерергә теләүчеләргә мөмкинлек бирәбез. Бәясе дә әллә ни кыйммәт түгел, бары тик 350 сум гына (50-60 сүздән артмаска тиеш). Бәлки сезнең фоторәсемнәр аша туй, бала туу кебек шатлыклы мизгелләр белән дә уртаклашасыгыз киләдер, чөнки ярату дигән олы хис, гадәттә, кавышуга, мәхәббәт җимешләре - балалар тууга китерә.

Район газетасы - тарихны үзендә югалтмыйча саклаучы елъязма ул. Еллар үтәр, сез гаиләгездә сакланган әлеге санны кулыгызга алып, тагын бер кат күңел кичерешләренә уралып, хатирәләргә бирелерсез. Кыскасы, сездән 10 февральгә кадәр котлаулар, фоторәсенәр көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев