Хәбәрләр

Байлангар авылында 47 яшьлек ир-ат янып үлгән (фото)

20 июльдә Байлангар авылындагы хуҗалыкларның берсендә янгын чыга. Кукмара янгын-коткару хезмәтенә янгын турындагы хәбәр "Глонасс" системасы аша кичке сәгать унберенче яртылар тирәсендә керә. Янгын нәтиҗәсендә торак йорт тулысынча янып бетә, йорт хуҗасы - 1969 елгы ир-ат һәлак була. Хәзерге вакытта янгын чыгуның сәбәпләре ачыклана, дип хәбәр итте Кукмара районы Гадәттән...

20 июльдә Байлангар авылындагы хуҗалыкларның берсендә янгын чыга. Кукмара янгын-коткару хезмәтенә янгын турындагы хәбәр "Глонасс" системасы аша кичке сәгать унберенче яртылар тирәсендә керә. Янгын нәтиҗәсендә торак йорт тулысынча янып бетә, йорт хуҗасы - 1969 елгы ир-ат һәлак була.

Хәзерге вакытта янгын чыгуның сәбәпләре ачыклана, дип хәбәр итте Кукмара районы Гадәттән тыш хәлләр бүлеге начальнигы урынбасары Газинур Хәев.

Фотолар фаҗига урыныннан.


Нет комментариев