Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балаларны түгәрәккә чакырам

Кукмарада балалар өчен иҗат академиясе ачылу яшь буынга да, әти-әниләренә дә зур бүләк булды. Биредә талантыңны үстерү, кул эшләренә өйрәнү өчен барлык шартлар да бар. Күптөрле түгәрәкләр эшләячәк. Ә мин үзем судомодельләр ясау һәм агачны сәнгати эшкәртү буенча түгәрәк алып барачакмын. Бу түгәрәктә шөгыльләнү балалар өчен бик файдалы булыр дип...

Кукмарада балалар өчен иҗат академиясе ачылу яшь буынга да, әти-әниләренә дә зур бүләк булды. Биредә талантыңны үстерү, кул эшләренә өйрәнү өчен барлык шартлар да бар. Күптөрле түгәрәкләр эшләячәк. Ә мин үзем судомодельләр ясау һәм агачны сәнгати эшкәртү буенча түгәрәк алып барачакмын. Бу түгәрәктә шөгыльләнү балалар өчен бик файдалы булыр дип уйлыйм. Чөнки ир-егетләр өчен, кулга эш коралы - чүкеч, балта тотып, йорт-җирдәге эшләрне башкара алу һәрвакыт кирәк. Ә Кукмара районында һөнәр ияләре һәрчак мактаулы һәм аларга сорау да зур булды. Остаханәдә укучылар кул эшләрен үзләштерү белән беррәттән, матурлыкны күрергә, үзара аралашырга өйрәнәләр. Вакытлары файдалы уза. Бу инде көннәр буе компьютер артында утыру дигән сүз түгел. Без бу хакта әти-әниләр белән 18 сентябрьдә 18 сәгатьтә узачак җыелышта киңрәк сөйләшербез, түгәрәк эшен җанландыру, аларга балаларны күбрәк тарту буенча фикерләрне уртаклашырбыз дип ышанам. Балаларны иҗат академиясендә көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев