Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Арча районы ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе эшеннән алына

Хәзерге вакытта җитәкче вазифасын урынбасары башкарып тора. (Казан, 1 февраль, "Татар-информ"). Казан Юл-патруль хезмәте полкы командиры Алексей Устюгов һәм Арча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Илдар Нотфуллин эшеннән алыначак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентылыгына Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсендә хәбәр иттеләр. 31 гыйнвар көнне республика Эчке эшләр...

Хәзерге вакытта җитәкче вазифасын урынбасары башкарып тора.

(Казан, 1 февраль, "Татар-информ"). Казан Юл-патруль хезмәте полкы командиры Алексей Устюгов һәм Арча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Илдар Нотфуллин эшеннән алыначак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентылыгына Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсендә хәбәр иттеләр.

31 гыйнвар көнне республика Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсендә инспекция бүлекчәләрендә хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча киңәшмә булды. Чара вакытында Татарстан Республикасы эчке эшләр министры Артем Хохорин бу җитәкчеләрнең эшчәнлегенә карата ризасызлыгын белдерде. Аларны эшләреннән алу турында карар кабул ителде.

Хәзерге вакытта ике җитәкче дә ялда. Аларның вазифаларын урынбасарлары башкара.

фото: http://zyuzinomedia.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев