Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Ак калфак”лылар Актанышта күчмә семинарда булып кайтты

Актанышта "Ак калфак" бөтендөнья татар иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә семинары үтте. Анда Татарстанның 32 районыннан, Россиянең 22 төбәгеннән, 6 чит илдән килгән ак калфаклы ханым-туташлар җыелган иде. Төрле төбәкләрдән килгән татар балаларына күңелле ял бүләк итүче "Бүләк" лагеры зур хөрмәт белән кунакларны кабул итте. Районыбыздан безгә дә - "Ак калфак"...

Актанышта "Ак калфак" бөтендөнья татар иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә семинары үтте. Анда Татарстанның 32 районыннан, Россиянең 22 төбәгеннән, 6 чит илдән килгән ак калфаклы ханым-туташлар җыелган иде. Төрле төбәкләрдән килгән татар балаларына күңелле ял бүләк итүче "Бүләк" лагеры зур хөрмәт белән кунакларны кабул итте. Районыбыздан безгә дә - "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина белән җырларда җырланган Актанышны күрү бәхете татыды. Актанышны икенче Швейцария диеп йөртәләр. Швейцарияне күргәнем юк, әмма Актаныш бик ошады. Ул очарга омтылган аккоштай балкып утыра. Бу районның ярларын берсеннән-берсе гүзәл Ык, Сөн, Агыйдел елгалары юа. Ә төньякта мәгърур Чулман дулкыннары уйный.

Килгән көнне балалар бакчаларында, спорт сарайларында, Җиңү паркында булдык. Балалар татар мохитендә тәрбияләнеп, татарча сөйләшәләр. Алар борынгыдан калган аулак өй күренешен менә дигән итеп күрсәттеләр. Киров авылында безне үзешчән артистлар һәм халык театры коллективы каршы алды. Аларның куйган спектакльләрен караганнан соң, болар дөньякүләм зур сәхнәләрдә уйнарга лаеклы сәнгатькәрләр икән дигән нәтиҗәгә килдек. Шулай ук "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасын ачу тантанасында булып, аларның концертларын карадык. Концерттан соң Актаныш күленең бер ягыннан икенче ягына тикле сузылган искиткеч озын һәм дә матур итеп ясалган басмадан чыктык. Күлдә фонтан ачылу вакыйгасының шаһите булдык.

Музейга, мәчетләргә кердек. Бер мәчетнең хәзрәте шушындый җөмләләр әйтте: "Хатын-кыз - дөньяның җәүһәре. Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән иң дә кыйммәтле нигъмәте". Дөрес бит.

Премьер-министрыбыз Илдар Халиковның әнисенең туган авылын да күрдек. Аннан Мари Суыксу, Татар Суыксу авылларына юл тоттык. Мари авылында йөзләгән укучы балалар ап-ак читекләр киеп, ап-ак киемдә бер сәгатькә якын бию күрсәттеләр. "Бездә нәни бала, аяк атлап китү белән, биергә өйрәнеп, бии башлый", - диләр.

Ә Татар Суыксу авылында килен төшерү, балага исем кушу йоласын күрсәттеләр. Яшь килен белән кияү тарантаслы атта киләләр. Ә киленнең бар бирнәсе - сандыгы, чиккән мендәрләре тарантас артына өелгән. Капка төбендәге халыкны күрсәгез икән! Шушы ук өйдә балага исем куштылар. Шулкадәр оста итеп әзерләнгәннәр ки, мин генә түгел, барыбыз да чын дип уйладык. Ә аны шушы авыл халкы матур итеп күрсәтә белде.

Рафилә ФӘТТАХОВА, Кукмара бистәсе

Язма белән тулысынча "Хезмәт даны" газетасында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев