Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Адай авылыннан Миләүшә Хәлиуллина: Студент вакытында булган бер вакыйгадан соң билетсыз йөргәнем булмады

Студент еллары - яшьлекнең иң матур чорыдыр, мөгаен. Сәгатьләр буе лекцияләрдә утыру, төннәр буе имтиханнарга әзерләнүләр белән генә түгел, кызыклы хәлләр белән дә истә кала ул. Ә сезнең күңелдә студент чагыгыз белән бәйле нинди хатирәләр саклана? Бу сорау белән таныш-белешләргә мөрәҗәгать итеп караган идем, әмма җаваплар бик кыска булды: "И-и,...

Миләүшә ХӘЛИУЛЛИНА, Адай авылы:

-Студент тормышы авыл балалары өчен электричкадан башлана, диләр. Акчаны янга калдыру өчен, билет алмыйча, контролерлардан качып, бер вагоннан икенчесенә күчеп йөрүчеләрне еш күрергә туры килде. Бервакыт үзем дә шундый хәлдә калдым. Билет тикшерүчеләрнең килүе турында хәбәр ишетелүгә, авылдашым Рәдиф белән киләсе тукталышта вагоннан төшеп, икенчесенә йөгердек. Егет озын буйлы, ә мин - кечкенә, ул мине җитәкләгән көе җилдертә генә. Ашыкмасак, электричканың китеп баруы мөмкин бит. Шулчак мин абынып егылдым, һич кенә торып баса алмыйм. Рәдиф, минем кулны ычкындырмыйча, вагон ишегенә кадәр сөйрәп-өстерәп диярлек ничек алып барып җиткергәндер - үзем дә шуңа аптырыйм хәзер. Шөкер, җитештек. Шуннан соң билетсыз йөргәнем булмады.

фото: kiwitaxi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев