Тикшерү мәгълүматлары буенча, кыз әтисе белән Бөгелмә шәһәрендәге күпфатирлы йортта яшәгән әбисенә кунакка килә. Әти кеше домофонда фатир номерын җыя, ә кыз ишек тоткасына тотына. Шул вакытта фатир хуҗасы ишек ачу төймәсенә баса, ә ишеккә тотынган кызны ток суга. Аңын югалткан кыз баланы хастаханәгә озаталар. Хәзер аның гомеренә куркыныч янамый.
Тикшерү барышында ачыкланганча, домофонның түбән вольтлы чыбыкларында изоляция эрү аркасында ишек тоткасына электр тогы килгән. Домофон чыбыклары аерым шахта аша үткәрелергә тиеш булса да, никтер югары вольтлы щитта булганнар.
Тикшерү эше дәвам итә.
Нет комментариев