Сәрдекбаш мәктәбе укытучысы Лилия Шакирова: Укучыларымның уңышларына ихлас күңелдән сөенәм
Саннар дөньясына гашыйк укытучы үз хезмәте белән күпләргә үрнәк булып яши.
Балачак хыяллары һәркемдә була. Кемдер вакыт узу белән аларны оныта, кемдер тормыш агымында башка юл сайлый. Ә кайберәүләр, нинди генә сынаулар килсә дә, күңел түрендәге хыялларына тугры кала. Сәрдекбаш урта мәктәбенең математика укытучысы Лилия Шакирова — нәкъ шундыйларның берсе.
Язмам герое Лилия ханым Зур Сәрдек авылында туып-үсә һәм бүгенге көндә дә гаиләсе белән шунда гомер кичерә. Ул туган авылындагы мәктәпне алтын медальгә тәмамлагач, укуын Алабуга мәдәният-агарту училищесында дәвам итә. Хезмәт юлын исә Зур Сәрдек китапханәсендә башлап җибәрә һәм анда 12 ел эшли. Әмма балачактан ук исәп-хисапны яраткан, математика укытучысы, сыйныф җитәкчесен үзенә үрнәк итеп алган кызның күңелендә мөгаллимә булу теләге беркайчан сүрелми, яңадан белем алырга этәрә: читтән торып югары уку йортын тәмамлый.
— 2004 елның 1 сентябрендә укытучы буларак туган мәктәбемнең бусагасын атлап кердем, — ди ул. — Укытучым Гөлсинә Азат кызының миңа карап елмаеп: «Такта янында басып торуыңа хәтле — нәкъ мин үзем», — дигән сүзләре һич кенә дә истән чыкмый. Беренче көннән үк яңалыкка омтылып, алдынгы мөгаллимнәрнең, остазларымның эш тәҗрибәсен өйрәнеп хезмәт куйдым. Һәр укучыга шәхси якын килүгә аеруча зур әһәмият бирдем, хәзер дә шул принципка тугры калам. 2017 елның сентябреннән исә Сәрдекбаш урта мәктәбендә эшлим.

Мәктәптә 22 ел хезмәт кую дәверендә Лилия Шакирова йөзләгән укучыны математика фәне буенча имтиханнарга әзерли. Барысы да сынауны «4»ле һәм «5»ле билгеләренә тапшыра, Бердәм дәүләт имтиханында 86 балл җыючылар да була.
— Шөкер, укучыларым район, республика һәм бөтенроссия күләмендә узган олимпиадаларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннар яулыйлар, имтиханнарда да югары нәтиҗәләр күрсәтәләр. Таңсылу Ганиева олимпиаданың Казанда үткәрелгән йомгаклау этабында өч ел рәттән призер булды. Укучыларымның уңышларына һәрвакыт ихлас күңелдән сөенәм, чөнки аларның һәр казанышы артында уртак хезмәт, тырышлык һәм зур максатларга омтылыш ята, — ди Лилия ханым.
— Шактый катлаулы һәм төгәл фән булып саналган математикага укучыларда ничек кызыксыну уятасыз? — дим әңгәмәдәшемә.
— Һәр укытучының үз эш алымы, үз методикасы бар. Мин исә яңа теманы мөмкин кадәр гадиләштереп аңлатырга тырышам. Фәнне авыррак үзләштерүче кайбер балалардан: «Апа, безгә бу синуслар, косинуслар тормышта нигә кирәк соң, аларны кайда кулланабыз?» — дигән сораулар да ишетергә туры килә. Андый чакта мисаллар аша математиканың көндәлек тормышның һәр өлкәсендә мөһим урын тотуы турында сөйлим, аның кирәклеген дәлилләргә тырышам. Шуннан соң укучыларым кызыксынып китәләр, фәнгә карата да мөнәсәбәтләре үзгәрә, — ди ул.

Укытучы хезмәте мәктәп кыңгыравы белән генә тәмамланмый — ул тәүлек дәвамында диярлек дәвам итә. Дәрескә, һөнәри бәйгеләргә әзерләнү, дәфтәр тикшерү, ата-аналар белән аралашу... Болар барысы да күп вакыт һәм көч сорый. Әмма Лилия ханым өчен иң мөһим терәк — гаиләсе. Якыннарының аңлавы, ярдәме һәм җылы мөнәсәбәте аңа һөнәри эшчәнлегендә дә, тормышта да көч бирә.
— Тормыш иптәшем Ислам белән ике бала тәрбияләп үстердек. Инсаф улыбыз бүгенге көндә Казан республика клиник дәваханәсендә фармацевт булып эшли, шул ук вакытта Пермь шәһәрендәге медицина университетында читтән торып белем ала. Кызыбыз Иделия исә узган ел мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, Йошкар-Ола шәһәрендәге медицина университетының балалар табибы бүлегенә укырга керде. Балаларыбызның үз юлларын табып, тырышып яшәүләрен күрү — безнең өчен зур бәхет һәм горурлык, — ди Лилия Ләбиб кызы. — Гаиләм белән вакыт үткәрергә, чәчәкләр, гөлләр үстерергә, спорт белән шөгыльләнергә яратам. Җәй көне йөгерергә чыгам, велосипедта йөрим. Волейбол, баскетбол, укучыларым, хезмәттәшләрем белән футбол уйнау да күңелемә бик якын. Хәрәкәттә — бәрәкәт, диләр бит. Спорт миңа көч, дәрт һәм энергия бирә.
Язмам герое үз хезмәте белән күпләргә үрнәк булып яши. Аның кебек укытучылар белем генә түгел, киләчәккә ышаныч та бирә.
Фото: шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев