Рәсем сәнгатенә гашыйк кызлар: Иске Кенә-Юмьядан апалы-сеңелле Семеноваларның иҗат юлы
«Катя белән Настя даими рәвештә төрле бәйгеләрдә катнашалар, бер генә күргәзмәне дә аларның эшләреннән башка күз алдына китереп булмый», — ди Нырья урта мәктәбенең рәсем укытучысы Наталья Васильева.
Һәр кешенең күңелендә үзенә генә хас бер дөнья яши. Кемдер аны сүзләр белән, кемдер җырлар аша ача, ә кемдер — кулына пумала алып, кәгазьгә төсләр ярдәмендә төшерә. Рәсем ясау — ул күңел халәте, ул кешене тынычландыра, уйланырга мәҗбүр итә, хыялларны уйната. Ә иң мөһиме — ул бала күңелендәге матурлыкны күрә белергә ярдәм итә.
Иске Кенә-Юмья авылыннан апалы-сеңелле Екатерина һәм Анастасия Семеновалар Нырья мәктәбендә тугызынчы һәм җиденче сыйныфларда белем ала. Безне кызларның бик матур итеп ясалган рәсемнәре җәлеп итте. Алардан беренче карашка ук җылылык, самимилек һәм яктылык бөркелә. Матур дөньяның һәрбер төсе кызларның күңеле аша үтеп, кәгазьдә яңа тормыш ала.
Катя белән Настя — күп кызларга хас булганча бик тыйнак, сабыр, безнең белән дә оялып кына аралаштылар. Алар бу шөгыль белән кечкенә вакытларыннан ук кызыксыналар икән.
«Беренче тапкыр башлангыч сыйныфларда укыганда песи ясаганым хәтердә. Бервакыт, мин рәсем сәнгате белән кызыксына башлагач, без әнинең иптәш кызына кунакка бардык. Ул рәссам иде. Мин аның хезмәтләрен күреп сокландым. Үземнең дә шулай оста итеп рәсем ясыйсым килде. Әлеге апа, кызыксынуымны күреп, рәсем ясап карарга тәкъдим итте һәм миңа гуашь белән пумала бирде. Аннары үзенең алтын киңәшләрен әйтте», — дип сөйләде Екатерина, беренче рәсемнәрен күз алдына китереп.
Апасының бу кызыксынуы Настяга да йогынты ясамыйча калмый, билгеле. Ул да кулына карандаш, буяулар алып, иҗат итәргә алына.
«Кайчак, тәрәзәдән карап утырганда башымда төрле уйлар туа, күз алдыма матур күренешләр килеп баса. Шул вакытта илһамланып, кулыма пумала алам», — дип сөйли Настя.
Чыннан да, кызларның рәсемнәренә күз төшерсәң, аларның төрле ел фасылларын, чәчәкләрне, кошларны яратып ясаганнарын аңлыйсың. Бер рәсемдә — кызыл түшле песнәкләр, икенчесендә — язның беренче чәчәге умырзаялар, кып-кызыл лаләләр, язгы ташу, тулган башаклар...
Кызлар икесе дә гуашь белән эшләргә ярата. Беренчедән, аның белән уңайлы, икенчедән, рәсемнәр матур чыга, диделәр. Гуашьның төрле төсләрен палитрада кушып, яңа төсләр дә уйлап табарга мөмкин.
Семеновалар мәктәптәге рәсем дәресләренә дә бик теләп йөриләр. Анда рәсем иҗатының төрле техникаларын өйрәнәләр. Әмма кызлар киләчәктә үзләрен бөтенләй башка өлкәдә күрәләр. Катя 9нчы сыйныфны тәмамлагач, медицина юлын сайларга тели. Ә Настя — укытучы булырга хыяллана. Бүгенге көндә аның иң яраткан фәне — рус әдәбияты.
Талант — ул мәңгелек. Катя белән Настя да киләчәктә нинди генә юл сайласалар да, бу сәләтләре һәм рәсемгә булган мәхәббәтләре — гомерлек.
Наталья Васильева, Нырья урта мәктәбенең рәсем укытучысы:
— Кызлар икесе дә бик талантлы, рәсем дәресен дә үз итәләр. Биремнәрне бик җентекләп башкаралар, һәр детальне уйлап эшлиләр. Дәресләрдә без төрле техникаларны, аларны аңлап кулланырга өйрәнәбез. Катя белән Настя даими рәвештә төрле бәйгеләрдә катнашалар, бер генә күргәзмәне дә аларның эшләреннән башка күз алдына китереп булмый.
Фото: Ризилә Корбанова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев