Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм аның эше

Кукмарада яшәүче, өч бала әнисе Наталья Бакина: Татлы ризыклар пешерү — безнең нәсел һөнәре

Камыр ризыкларына мәхәббәт аның күңелендә кечкенәдән яшәсә дә, кондитерлык дөньясына Наталья беренче декрет ялында гына аяк баса.

Кукмарадан Наталья Бакина тортлар һәм башка кондитер ризыклары пешерү белән шөгыльләнә. Ул әлеге һөнәрне үзе өчен генә түгел, ә кечкенә кызларын да җәлеп итеп, гаилә традициясенә әверелдереп алып бара. 

Районда үткәрелгән төрле конкурсларда, мастер-классларда, күргәзмәләрдә бу гаиләнең кул җылысы белән пешкән тәмле ризыкларын еш очратырга була.

Наталья Андреевна Свердловск өлкәсенең Буланаш поселогында дөньяга килгән. Аңа ун яшь тулганда, гаиләсе Кукмарага күченеп кайта. Бүгенге көндә ул өченче баласы белән декрет ялында. Ә аңа кадәр «Галактика» балалар иҗат үзәгендә методист булып хезмәт куйган.

Наталья — өч кыз әнисе. Олы кызы Анастасия Манзарас мәктәбенең бишенче сыйныфында белем ала, уртанчы кызы Юляга алты яшь, ул балалар бакчасына йөри, ә иң кечкенәләре Аленага — бер яшь тә сигез ай.

«Өч кызыбыз — өч ярдәмчебез», — дип елмая әни кеше.

Кондитерлык дөньясына Наталья беренче декрет ялында аяк баса. Әмма камыр ризыкларына мәхәббәт аның күңелендә кечкенәдән яши. Ял көннәрендә әнисе белән өстәл әзерләүләр, өйдә һәрчак камыр ризыклары исе таралып тору — барысы да күңелендә җылы хатирә булып саклана. Бабасының: «Әниеңә ничек булыштың?» — дип соравы да аның өчен зур горурлык була.

Яшүсмер чакта да, өлкәннәр эштән кайтканчы, ашарга пешереп кую гадәти хәл санала. Өстәвенә, гаиләсендә профессиональ кондитерлар да очрый. Апасының өендә кондитер әйберләре өчен аерым суыткыч торуы, аның күп яруслы тортлар ясавы бүген дә хәтерендә. Бәлки, нәкъ менә шул истәлекләр дә аңа бу шөгыльне сайларга ярдәм иткәндер.

Бүген исә инде аның үз балалары да әниләренең камыр белән эш иткәнен күреп кызыксыналар. Алар өчен он, крем, бизәкләр — уен да, иҗат та. Кызлар аеруча перәннекләрне бизәргә яраталар, фантазияләрен эшкә җигеп, үзара гапләшеп тә алалар. 

Наталья балаларны көнкүреш эшләренә тартып кына калмый, аларга һөнәр сайлау, хезмәтнең матди ягы турында да аңлата. Олы кызы Анастасия белән өч ел рәттән мәктәп бизнес-проектлары конкурсында катнашулары — моның ачык мисалы. «Карамелька» гаилә кондитер остаханәсе проекты белән алар ике тапкыр абсолют җиңүче була. Шулай ук районның хисап җыелышларында, күргәзмәләрдә үз эшләрен тәкъдим итеп, дәрәҗәле кунаклар белән аралашу мөмкинлеге дә туа.

Өч бала тәрбияләп, шул ук вакытта тортлар пешерергә ничек өлгерә соң Наталья?

«Моның сере — гади, — ди ул. — Барлык эшне дә кызларым белән бергәләп, дөрес итеп бүлешеп башкарабыз. Кечкенәбез дә читтә калмый, ул да камырдан төрле фигуралар ясарга тырыша. Әлбәттә, барысы да камил килеп чыкмый, әмма бу — сабыйның үсеш юлы».

Наталья Андреевна кондитерлыкны хобби итеп сайлавына һич кенә дә үкенми. Аның фикеренчә, бу — һәрвакыт кирәкле һөнәр, чөнки бер генә бәйрәм дә, туган көн яки юбилей да тәмле тортсыз узмый.

Аның әнисе Әлфия Иоргачева да әлеге эшнең буыннан-буынга күчүенә чын күңелдән сөенә.

«Бу — безнең нәсел һөнәре, — ди ул. — Мин кондитерлык серләрен аш-су остасы булган иптәш кызымнан өйрәндем. Наталья шуны күреп үсте. Әти дә оныгының осталыкларына игътибар итеп, һәрвакыт мактап тора иде. Хатын-кыз өчен бу бик файдалы һәм кирәкле шөгыль. Оныкларым да үзләрен бу өлкәдә табарлар дип ышанам».

Әлфия Тәбрис кызы бүген дә тортларны бизәгәндә төсләр сайларга ярдәм итә, иҗади киңәшләрен бирә. Үзе озак еллар чигү белән шөгыльләнгән, хәзер исә картиналар ясый.

«Балаларыма, оныкларыма ярдәм итә алу — үзе зур бәхет», — ди ул.

Анастасия Бакина: 

— Аш-су серләре белән биш-алты яшьләр тирәсендә әнидән күреп кызыксына башладым. Ул мине перәннекләр пешерергә, аларны матур итеп бизәргә өйрәтте. Аннары аларны бизәү буенча төрле конкурсларда катнаштым. Перәннек пешерү бик кызык: шикәр комын җылытып, әкренләп бал, он кушып камыр ясыйбыз, аннары җәеп, төрле формаларда кисәбез. Бу эш миңа бик ошый, иптәш кызларымны да сыйлыйм.

Фото: Наталья Бакинаның гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев