Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм аның эше

Йөрәк җылысын җепкә тезеп: Кукмарадан Айслу Рассохина махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итә

Айслу ханымга битараф булмаган райондашларыбыз да кушыла. Кемдер тукыма китерә, акчалата ярдәм итә, ә кемдер үзе килеп тегә. Шулай итеп, кечкенә генә остаханә зур терәк ноктасына әйләнә.

Кукмарада яшәүче Айслу Рассохина — киң күңелле, ярдәмчел, битараф булмаган райондашларның берсе. Ул кечкенә генә тегү остаханәсе оештырып, шунда махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә кирәк-яраклар тегү белән шөгыльләнә.

«Мин — тумышым белән Оренбург өлкәсеннән. 2007 елда гаиләм белән әтиемнең туган ягы — Каенсар авылына кайтып төпләндек. Инде менә өч ел Кукмарада яшибез», — ди ул.

Айслу ханымның тормыш иптәше, 2024 елда Россия Кораллы көчләре белән килешү төзеп, махсус хәрби операция зонасына китә. Кызганыч, гаилә башлыгының гомере өзелә.

«Марат ил, гаилә, балалар өчен җаваплылыкны һәрчак беренче урынга куйды. Ул тыныч кына читтә кала торган кеше булмады, — дип искә ала Айслу. — Әйе, авыр, бик авыр. Әмма мин көчле булырга тиеш. Йөрәк кушуы буенча, бар көчемне, тырышлыгымны волонтерлык эшенә бирергә булдым. Һәр тегелгән әйбердә — дога, теләкләр, күңел җылысы...»

Узган ел әңгәмәдәшем социаль контракт төзеп, дәүләттән бирелүче грант акчаларына тегү машиналары ала. Айслу ханымга битараф булмаган райондашларыбыз да кушыла. Кемдер тукыма китерә, акчалата ярдәм итә, ә кемдер үзе килеп тегә. Шулай итеп, кечкенә генә остаханә зур терәк ноктасына әйләнә.

«Балачактан тегү эшен яраттым. Курчакларга, уенчыкларыма һәрчак нидер тегә, яңа фасоннар уйлап чыгара идем. Бераз үсә төшкәч, үземә дә, икетуган сеңелләремә дә яңа киемнәр тегә башладым. Еллар узган саен әлеге эш, гади мавыгу, шөгыль генә булып калмыйча, чын һөнәргә әверелде. Тегү минем өчен иҗат та, ял да, күңел юанычы да. Машина артына утыргач, тынычланып калам, уйларымны тәртипкә китерәм, — ди ул. — Бүген дә хәтердә: Казаннан Светлана исемле волонтер минем белән элемтәгә чыкты да, махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә кирәкяраклар, госпиталь өчен урынҗир әйберләре тегүебезне сорады. Мин бу турыда иптәш кызларыма әйттем, алардан ишетеп, башкалар да кушылды. Нәтиҗәдә без дроннарга каршы шактый гына күләмдә япмалар тегеп, аларны җибәрә алдык. Егетләргә бик ошады. Әкренләп, Кукмараның волонтер төркемнәреннән дә заказлар ала башладык. Авыллардан шактый гына мендәр, юрганнар, урынҗир әйберләре китерделәр. Үзләре килә алмаганнарның өйләренә бара идек. Аларның һәммәсен тәртипләп, яңа тышлар киертеп, кайберләрен яңадан тегеп, заявкаларны тулыландырдык. Госпиталь өчен кирәк-яраклар, эчке киемнәр әзерләгәндә Туеш мәчете имам-хатыйбы Айрат хәзрәт Шәфигуллин, Фирдания апаларның, Балыклы авылы халкының һәм башка игелекле райондашларның өлеше зур булды».

Хәзерге вакытта алар дроннарга каршы зонт, япма, плащ, маскировкалау, «Леший» киемнәре тегү белән мәшгуль.

«Ашыгыч заявкалар булганда төннәр буе да эшлибез: кисәбез, тегәбез, аерым төргәкләргә тутырабыз. Безгә бер дә авыр түгел. Иң мөһиме: хәрбиләргә файдасы тисен, — ди Айслу Рассохина. — Зонт теккән вакытта кешеләрдән элеккеге кулчатырлар эзләдек. Чөнки алар нык, чыдам материалдан эшләнгән. Зонтка иң элек дронга каршы махсус япма куябыз, аннары күп итеп куе яшел төстәге чуклар тегәбез. Күмәкләп башкаргач, берничә сәгать эчендә яшеренү өчен зонт-палатка әзер була. Һәр заказ — аерым җаваплылык. Чөнки анда кемнеңдер гомере, хәвефсезлеге турында сүз бара».

Айслу сүзләренчә, хәрбиләрдән җылы итеп язылган Рәхмәт хатлары еш килә икән.

— «Сезнең ярдәмне тоябыз», — дигән сүзләре яңа көч өсти, эшне дәвам итәргә этәрә, канат куя, — ди ул, елмаеп. — Бу изге эштә катнашкан һәркемнең теләге бер: егетләр исән-сау әйләнеп кайтсын!

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев