Кукмарада капиталь төзекләндерелгән "Кыңгырау" балалар бакчасы ачылды (фото)
Бүген Кукмара шәһәрендә капиталь ремонттан соң "Кыңгырау" балалар бакчасы сабыйлар өчен үзенең ишекләрен ачты. 7 ай дәвамында "Домострой" төзелеш оешмасы (җитәкчесе Азат Нәбиев) биредә төзекләндерү эшләре алып барды. Шушы вакыт эчендә ишек, тәрәзәләр, җылылык, канализация челтәрләре алыштырылды, өр-яңадан түбә ябылды. Әлеге эш республикада бара торган 30 елдан артык эшләгән балалар...
Бүген Кукмара шәһәрендә капиталь ремонттан соң "Кыңгырау" балалар бакчасы сабыйлар өчен үзенең ишекләрен ачты. 7 ай дәвамында "Домострой" төзелеш оешмасы (җитәкчесе Азат Нәбиев) биредә төзекләндерү эшләре алып барды. Шушы вакыт эчендә ишек, тәрәзәләр, җылылык, канализация челтәрләре алыштырылды, өр-яңадан түбә ябылды. Әлеге эш республикада бара торган 30 елдан артык эшләгән балалар бакчаларын ремонтлау программасы кысаларында башкарылды һәм ул 16 миллион 800 мең сумга төште. Ачылыш тантанасында район башлыгы Сергей Димитриев, "Домострой" төзелеш оешмасы җитәкчесе Азат Нәбиев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров һәм башка җитәкчеләр катнашты.
Лилия Нургалиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев