Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Экология елы

Зур Сәрдек китапханәсендә балалар өчен экологик дәрес узды

Зур Сәрдек авылы китапханәчесе Наилә Шакирова 2 сыйныф укучылары өчен экологик дәрес үткәрде. Балалар белән терек һәм терек булмаган табигать, табигатьне саклауда кешенең роле, табигатьтәге үзара бәйләнешләр турында сөйләшкәннән соң, "Хайваннар дөньясында" дигән электрон презентация күрсәтелде. Презентация ахырында "Могҗизалы хайваннар" исемле викторина үткәрелде. Укучылар хайваннар турында бик күп яңалык белде,...

Зур Сәрдек авылы китапханәчесе Наилә Шакирова 2 сыйныф укучылары өчен экологик дәрес үткәрде. Балалар белән терек һәм терек булмаган табигать, табигатьне саклауда кешенең роле, табигатьтәге үзара бәйләнешләр турында сөйләшкәннән соң, "Хайваннар дөньясында" дигән электрон презентация күрсәтелде. Презентация ахырында "Могҗизалы хайваннар" исемле викторина үткәрелде. Укучылар хайваннар турында бик күп яңалык белде, үзләрен кызыксындырган сорауларга хайваннар турындагы китаплардан җаваплар тапты. Укучылар китапханәче ярдәмендә, балалар өчен уку залындагы стенага, хайваннар турындагы мультфильмнардан рәсемнәр ябыштырды. 2 сыйныф укучылары арасында иң күп китап укучы Закирова Әдиләгә китапханә исеменнән кызыксындыру бүләге тапшырылды. Соңыннан "Мин - табигать баласы" исемле күмәк рәсем ясау оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев