Сәрдекбаш балалар бакчасында тәрбия дәресе узды (фото)
Сәрдекбаш авылы китапханәчесе Набиева Гөлназ "Ләйсән" балалар бакчасына йөрүче балалар белән "Язгы шәфкатьлелек атнасы - мәрхәмәтле эшләр эстафетасы" #ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясе барышында "Урманнар - безнең байлыгыбыз" дигән тәрбия дәресе үткәрде. Балаларга урманның файдалы яклары, аны сакларга кирәклеге турында сөйләнде. Урманда үсүче агачлар, үсемлекләр һәм анда яшәүче хайваннар турында табышмаклар чишелде, аларны...
Сәрдекбаш авылы китапханәчесе Набиева Гөлназ "Ләйсән" балалар бакчасына йөрүче балалар белән "Язгы шәфкатьлелек атнасы - мәрхәмәтле эшләр эстафетасы" #ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясе барышында "Урманнар - безнең байлыгыбыз" дигән тәрбия дәресе үткәрде. Балаларга урманның файдалы яклары, аны сакларга кирәклеге турында сөйләнде. Урманда үсүче агачлар, үсемлекләр һәм анда яшәүче хайваннар турында табышмаклар чишелде, аларны танып-белү күнекмәләре булдырылды. Балаларга "Хәрефләрдән сүзләр төзү", "Нәрсә артык?" уеннары уйнатылды. Соңыннан аларга буяу өчен табигать темасы буенча рәсемнәр таратылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев