Мәмәшир авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән "Без - табигать баласы" дигән сыйныф сәгате үткәрде. Әлеге дәрес Экология елы уңаеннан оештырылды. Аның максаты балаларга экологик белем һәм тәрбия бирү иде. Экологиягә багышланган әңгәмәдән соң, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре искә төшерелде, табышмакларга җаваплар табылды. Укучылар "Табигать - тиңсез хәзинә" дигән китап...
Мәмәшир авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән "Без - табигать баласы" дигән сыйныф сәгате үткәрде. Әлеге дәрес Экология елы уңаеннан оештырылды. Аның максаты балаларга экологик белем һәм тәрбия бирү иде. Экологиягә багышланган әңгәмәдән соң, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре искә төшерелде, табышмакларга җаваплар табылды. Укучылар "Табигать - тиңсез хәзинә" дигән китап күргәзмәсе белән дә таныштылар.
Дәрестә балаларда табигатькә, туган якка мәхәббәт тәрбияләнде, матурлыкны тоя, күрә һәм саклый белергә өйрәтелде, дип хәбәр итте Зөлфия Габдуллина.


Нет комментариев