Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Экология елы

Барысы да үзебездән тора

Яз килде. Язгы ямь кәефне күтәрә, сөендерә. Ай, рәхәт бу дөнья, яшисе дә яшисе иде, дим. Тик күңелне кар өстендәге чүп-чар, посадка һәм үзәндәге чүп өемнәре борчый. Иң аянычы шул: Восточная урамында үзебез яши торган ишегалдын чүп оясына әйләндердек. Атна саен "Экосервис" оешмасы чүп контейнерларын бушатып алып китә, әмма халык...

Яз килде. Язгы ямь кәефне күтәрә, сөендерә. Ай, рәхәт бу дөнья, яшисе дә яшисе иде, дим. Тик күңелне кар өстендәге чүп-чар, посадка һәм үзәндәге чүп өемнәре борчый. Иң аянычы шул: Восточная урамында үзебез яши торган ишегалдын чүп оясына әйләндердек. Атна саен "Экосервис" оешмасы чүп контейнерларын бушатып алып китә, әмма халык чүп-чарны урамга ташлый икән, бер оешма гына аны ничек чистартып бетерсен. Чисталык үзебездән тора: идән юган суларны махсус чокырга түксәк, каты көнкүреш калдыкларын контейнерга ташлап барсак, тирә-ягыбыз пычранмас иде. Газетада: "Берәү җиңел машина белән чүп алып килеп, контейнерга ташлап китте", дип гаепләп язган юлларны укыган идем. Мин бу кешегә рәхмәт әйтер идем. Ташламаган бит ул юл кырына яки су буена яисә үзәнгә. Күрегезче, зур кибетләр алдында чүп контейнерлары урынына кечкенә савытлар тора. Тиз тула түгелме соң алар? Моны "Разин" оешмасы контрольдә тотарга тиеш түгелме? Өй каршында төзелештән калган такталарны санап йөрү кирәкми, төзелешләр бара, районыбыз яңара, дип сөенергә генә кирәк.

Менә шулай табигатьне пычратып, эчә торган суларыбызны агулыйбыз, җир өстенә ташлаган чүпләр радиация нурлары таратырга сәләтле, чөнки алар арасында диодлы яктырткычлар да бар. Болай дәвам итсә, халык төрле чирләрдән кырылачак, бу өченче Бөтендөнья сугышына тиң булачак.

Әйдәгез, тирә-юньне чиста тотыйк, ишегалларыбызны гөлбакчадай итик. Монда үзебез яшисе бит. Ел саен чисталык проблемасы тумасын өчен бу мәсьәләне контрольдә тотыйк. Кызганычка каршы, бу бездә эшләнми. Күрәсең, көнкүреш калдыкларын ягу заводы төземәсәк, гомеребез чүп арасында үтәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев