26 апрель 2017 яңалыклары
-
Район башлыгы лубянлылар белән очрашты
Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев Лубян урман-техник көллиятендәге капиталь төзекләндерү, "Гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерү" программасы буенча алып барылучы төзелеш эшләре белән танышты, көллият питомнигында булды һәм халыкны кабул итеп, лубянлыларның сорау һәм мөрәҗәгатьләрен тыңлады.
-
Пычак авылы китапханәсе яңалыклары (фотолар)
"Спортлы Татарстан" акциясе кысаларында Пычак авылы китапханәчесе укучыларда сәламәтлекне саклауга, аны ныгытуга, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш уяту, спортка мәхәббәт, патриотик хис тәрбияләү, сәламәт кеше генә туган илен яклый һәм саклый алырга сәләтле булуына төшендерү максатыннан, "Спорт - сәламәтлек нигезе" дигән әңгәмә һәм Пычак урта мәктәбендә, укытучылары Низамиев Илдар белән берлектә...
-
Манзарас авыл җирлеге хезмәткәрләре халыкка аңлату эшләре алып барды (фото)
Җирлеккә керүче авылларда булып, янгынга каршы саклык чаралары турында сөйләдек, террорлыкны кисәтү буенча аңлату эшләре алып бардык, дип хәбәр итте җирлек башлыгы Рашидә Хәбибуллина.
-
Хәния Фәрхи матурлык салоны ачмаска булган
Бервакыт Хәния Фәрхи матурлык салоны ачкан икән, дип сөйләделәр. Моңа җырчы үзе ачыклык керткән: "Ике куянның койрыгын берьюлы тотып булмау сәбәпле, матурлык салоны ачылырга тиешле бинаны арендага бирергә уйладым. Тотынсаң, эшне җиренә җиткерергә кирәк бит. "Хәниянең матурлык салоны" дигәч, халык миңа дип киләчәк. Ул эшкә мин бөтенләй кереп чумарга тиешмен....
-
Чишенәбез: 20 градуска кадәр җылыта
Татарстан синоптиклары алдагы тәүлекләрдә язгы, җылы һава торышы вәгъдә итә. Татарстан Гидрометеорология үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, 27 апрель көнне төнлә - 0,+5 градус, көндез 13-18 градус җылы булачак. Явым-төшем көтелми. 28 апрель көнне төнлә - 3-8 градус, көндез 14-19 градус җылы булачак. Ватаным Татарстан
-
Зур Сәрдек гимназиясе укучылары - наркотикларга каршы
26 апрельгә кадәр "Россия балалары" оператив-профилактик операциясе барды. Операциянең максаты - балигъ булмаган балалар арасында наркоманияне кисәтү, аларны замана афәтләреннән саклап калу, наркотиклар әйләнешенә каршы көрәш. Шул уңайдан Зур Сәрдек авыл китапханәсендә гимназиянең 7нче сыйныф укучылары белән "Без - наркотикларга каршы!" дип аталган психологик күнекмәләр тренингы уздырылды. Чара "Кеше организмына...
-
Район башлыгы Сергей Димитриевка орден тапшырылды
Казанда Россия Федерациясенең Кулланучылар кооперациясе үзәге берлеге форумы узды. Аның эшендә илнең 70 төбәгеннән вәкилләр катнашты. Алар арасында дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре, кулланучылар берлекләре рәисләре, Россия Федерациясе субъектлары башлыклары, иҗтимагый оешмалар һәм бизнес-берләшмәләр җитәкчеләре һәм вәкилләре бар иде. Форумда район башлыгы Сергей Димитриевка "Россия Кулланучылар кооперациясе үсешенә керткән өлеше өчен"...
-
Кукмараның дүрт укучысы паспортлы булды (фоторепортаж)
"Татарстанның музей язы - 2017" акциясе кысаларында Кукмара төбәкне өйрәнү музеенда "Мин - Россия гражданы. Мин - Татарстан баласы!" дигән тантаналы чара үтте.
-
Татарстанда май бәйрәмнәрендә шәһәр яны поездлары хәрәкәте үзгәрә
Электричкаларга расписание 29 апрельдән үзгәреш кичерә.
-
Мәхшәр эчендә 27 ай
1986 елда булган Чернобыль атом-электр станциясендәге һәлакәт иң куркыныч вакыйга булып тарих битләренә кереп калды. Кайчандыр гөрләп торган шәһәрнең киләчәгенә бер мизгелдә нокта куела. Һәлакәтнең нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан ир-егетләргә сәламәтлекләрен аямыйча күзгә күренми торган дошман белән көрәшергә туры килә. Аларның хезмәте батырлыкка тиң. Әлеге мәхшәрнең нәкъ үзәгендә булып кайткан райондашыбыз...
-
Автобус зебрада 70 яшьлек ир-атны бәрдерткән
Юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә өлкән яшьтәге ирнең балтыр сөяге сынган. (Казан, 26 апрель, "Татар-информ"). 25 апрель көнне Казан шәһәренең Мәскәү районында пассажир автобусы 70 яшьлек ир-атны бәрдерткән, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Эчке эшләр министрлыгының республика буенча ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте. 45 яшьлек "МАЗ" автобусын йөртүче, Беломорск һәм Гудованцев урамнарының чатына...
-
Радик Юлъякшин исеме дәреслекләргә кертелгән (ФОТО)
4 нче сыйныфлар өчен башкорт теле дәреслегендә теманы мисаллар белән аңлату максатыннан, бүген эстраданың популяр җырчысы Радик Юлъякшин (сценик псевдонимы - Элвин Грей) исемен кертеп, җөмлә төзелгән. Дәреслекнең авторларының берсе - М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты доценты Мәрхәбә Дәүләтшина "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә дәреслек төзүдә ни сәбәпле бүген популяр...
-
Зур Сәрдек халык театры "Идел-йорт" регионара халык театрлары фестиваленең зона смотрында катнашты (фото)
Әтнә дәүләт театры бинасында бу коллектив Әмир Камалиевның "Бер кирпеч, ике кирпеч" комедиясен сәхнәләштерде. Әсәрне сәхнәгә Рәмзия Хөсәенова куйды. Рольләрне Альмира-Илнур Шәймәрдановлар, Руслан Хисмәтуллин, Нурфия Фәттахова, Наилә Шакирова, Галия Ганиева, Инсаф Касыймов, Илсаф Хисмәтуллин, Ринат Сөләймановлар башкарды. Рәмзия Хөсәенова хәбәре
-
Кукмарада авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак
29 апрельдә "Добреев" кибете янындагы мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелә. Башлана 8.00 сәгатьтә.
-
Кукмара 4нче мәктәбендә шигырь бәйрәме гөрләде (фото)
Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулу уңаеннан Кукмара 4нче урта мәктәбендә зур чара - "Шигырь бәйрәме" үтте. Биредә укучылар үзләре иҗат иткән шигырьләрне сөйләделәр, бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган язмаларны укыдылар, җырлар башкардылар. Бәйрәм кунагы - якташ язучыбыз, шагыйрә Наилә апа Сәгъдиева иде. Наилә апа иҗат дәрте белән ялкынланып янучы...