Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара 4нче мәктәбендә шигырь бәйрәме гөрләде (фото)

Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулу уңаеннан Кукмара 4нче урта мәктәбендә зур чара - "Шигырь бәйрәме" үтте. Биредә укучылар үзләре иҗат иткән шигырьләрне сөйләделәр, бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган язмаларны укыдылар, җырлар башкардылар. Бәйрәм кунагы - якташ язучыбыз, шагыйрә Наилә апа Сәгъдиева иде. Наилә апа иҗат дәрте белән ялкынланып янучы...

Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулу уңаеннан Кукмара 4нче урта мәктәбендә зур чара - "Шигырь бәйрәме" үтте. Биредә укучылар үзләре иҗат иткән шигырьләрне сөйләделәр, бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган язмаларны укыдылар, җырлар башкардылар.

Бәйрәм кунагы - якташ язучыбыз, шагыйрә Наилә апа Сәгъдиева иде. Наилә апа иҗат дәрте белән ялкынланып янучы балаларга рәхмәт сүзләрен ирештерде, укучыларны үзенең иҗат җимешләре белән таныштырып китте.

Шигырь бәйрәме "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев