Мәхшәр эчендә 27 ай
1986 елда булган Чернобыль атом-электр станциясендәге һәлакәт иң куркыныч вакыйга булып тарих битләренә кереп калды. Кайчандыр гөрләп торган шәһәрнең киләчәгенә бер мизгелдә нокта куела. Һәлакәтнең нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан ир-егетләргә сәламәтлекләрен аямыйча күзгә күренми торган дошман белән көрәшергә туры килә. Аларның хезмәте батырлыкка тиң. Әлеге мәхшәрнең нәкъ үзәгендә булып кайткан райондашыбыз...
Мансур Абдуллаев турында "булып кайткан" гына дип әйтү дөреслеккә туры килеп бетмәс, армия хезмәтенә алынганнан соң, ике ел да өч ай гомерен Чернобыльдә үткәрә ул.
Ул чыгышы белән Кукмараныкы булса да, армия сафларына Таҗикстаннан алына, Дүшәнбе шәһәрендә укыган вакытта. Төрле җирләрдән килгән белгечләр яши торган районда гомер итәләр алар. Биредәге халыкның сиксән процентын татарлар, руслар, немецлар алып тора. Алга китеп әйтим, булачак тормыш иптәше Кукмара кызы Венера белән дә шунда танышалар. Хәрби хезмәткә дә озатып калып, көтеп ала ул аны.
-Кулга армиягә китү турында повестка алганнан соң, Венера белән кинога бардык. Ә ул вакытларда кинофильм башланыр алдыннан киножурналлар күрсәтәләр иде. Бу юлы Чернобыль турында сөйләделәр. Без шаккатып, әлеге мәхшәрне күрергә язмасын дип утырдык, бик куркыныч тоелды, - дип истәлекләрен барлый Мансур абый.
Һәм менә язмыш шаяруымы, армия сафларына алынып, бер атна дәвамында Киев янындагы Золочев шәһәрендә өйрәнүләр узганнан соң, унсигез яшьлек 300 егетне Чернобыльгә - шартлау булган станцияне сакларга алып киләләр. 1987 ел була бу. (Ә чынлыкта исә солдатларны бирегә алып килергә тиеш булмаганнар, бу турыда "югарыдагылар" белгәннән соң, күп кенә командирлар эшләреннән азат ителәләр).
-Без - гади солдатлар, кая кушсалар, шунда бардык. Алай да Чернобыльгә килеп эләккәнебезне аңлагач, курыктык. Тормыш туктап калган шәһәр-авыллар каршы алды безне. Шартлау нәтиҗәсендә 3 зур шәһәр, 39 авылга зыян килгән иде, - ди ветеран. - Без килгәндә дүртенче энергоблокка радиация чыкмасын өчен саркофак корылган иде инде. Шартлау нәтиҗәсендә ике метрлы ярык барлыкка килгән. Аны күп тапкырлар томалап карадылар, ә 1988 елда арматура белән ябып куйдылар. Безнең контроль-үткәрү пункты аша бер тәүлеккә 10-15 мең кеше узды. Дүртенче блокны да тәүлеккә ун тапкыр әйләнеп чыга идек. Станциянең һәр почмагын өйрәнеп беттек, әле хәзер дә күземне йомып йөреп чыга алам. Беренче вакытларда баш әйләнде, көн саен борыннан кан китте, әмма организм барысына да ияләнә, күнегә икән. Постка билгеләү исемлеген үзем тутырып, солдатларны каравылга беркетә идем. Рота командиры: "Кутузов (ул мине шулай дип йөртте), син каравылга бармый да кала аласың", - дип әйтә иде. Тик бергә хәрби хезмәткә чакырылган иптәшләрем алдында алай эшли алмадым, намусым кушмады, үземне дә чират буенча станциягә постка яза идем.
Әйе, эшчеләр радиация күләменә карап, көнгә 7-8 минут вакытларын биредә үткәрсәләр, солдатларның сменасы бер тәүлектән соң гына алышына торган була.
Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев