26 апрель 2017 яңалыклары
-
Ничек туа шигырь, диләр (шигърият)
-Шигырь ничек туа? - диләр. -Мин аны белмим, - димен, - Һәр туган көнгә куанып, Сокланып йөрим, - димен. Кайдан килә икән шигырь? Һич тә аңламыйм үзем. Шигырь туа күңелемдә, Гүзәллек күрсә күзем. Кар булып яудымы икән, Яңгыр булып тамдымы? Төньяк балкышлары булып, Күңелемдә калдымы? Авылым урамнарыннан, Йомшак җил булып...
-
Өлкәннәребезне сөендерик!
Иң якты һәм изге бәйрәмнәрнең берсе булган 9 Май - Җиңү көне якынлаша. Өлкәннәребез күңелендәге бик күп хатирәләрне яңарта ул: яу кырында ятып калганнарны сагыну-юксыну хисе, тылда күргән ачлык-ялангачлык, мохтаҗлык, кимсетүләр, толлык, ятимлек ачысы... Кызганыч, сугыш чоры балаларының хезмәте, ятимлек нәтиҗәсендә күргән авырлыклары бүгенгәчә тиешенчә бәяләнмәде, шуңа күңелдә гаделсезлек ачысы...
-
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл
Сәрдекбаш авылы китапханәчесе Нәбиева Гөлназ Сәрдекбаш урта мәктәбенең 2-4нче сыйныф укучылары белән "Язгы шәфкатьлелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" #ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН акциясе нигезендә "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" дип аталган уен-дәрес үткәрде. Балаларга сәламәт яшәү рәвеше алып бару кирәклеге турында сөйләнде, хәтерне һәм фикер йөртүне үстерү күнекмәләре булдыру максатыннан, төрле уеннар...
-
Нормабашта зират чистарту өмәсе узачак
30 апрельдә, сәгать 8.00дә авылдашларны, якташларны Нормабаш авылы зиратын чистарту өмәсенә чакырабыз. Рәшит Минлегалиев
-
Кукмаралылар Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә
Татар халык шагыйре Габдулла Тукай (Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев) 1886 елның 26 апрелендә элекке Казан губернасы Мәңгәр волосте (ТАССР Арча районы) Кушлавыч авылында туа. Кечкенәдән ятим калган Габдулла, кулдан-кулга йөреп, балачагын Сасна, Өчиле, Кырлай авылларында уздыра. Башлангыч белемне Кырлай авылы мәдрәсәсендә ала. 1895 ел башыннан Тукай Уральск шәһәрендә яшәүче туганнары...
-
Кукмара юлларында хәрәкәт чикләнә
14 майга кадәр гомуми файдаланудагы автомобиль юллары буенча хәрәкәт итүче, күчәреннән төшә торган йөкләнеш законда каралган нормалардан арткан транспорт чараларына вакытлыча чикләүләр кертелә. Бер күчәрле транспорт өчен 6 тоннадан артса, ике күчәрле шоссе өчен бер күчәргә 5 тоннадан артса, өч күчәрле шоссе өчен бер күчәргә 4 тоннадан артса, хәрәкәт чикләнә.
-
Не пропустите! Только 6 и 7 мая световое шоу "Дыхание моря" в Челнинском дельфинарии!
Уважаемые друзья! По многочисленным просьбам, 6 и 7 мая в дельфинарии г. Набережные Челны пройдут показы полюбившегося всем светового шоу «Дыхание моря» Хотите прикоснуться к морю, услышать его дыхание, стать частью загадочного мира морских млекопитающих и познакомиться с ними поближе? Тогда ждем вас на новом световом шоу «Дыхание моря» в...